Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кайгыртучы кеше булмагач…

Авыл халкы тормышында Мәдәният йорты әһәмиятле роль уйный. Безнең Красная Слобода авылында мәдәни чаралар оештыруга һәрвакыт зур игътибар бирелә. Мөдир Татьяна Панчугина һәр мөһим вакыйганы тиешле дәрәҗәдә билгеләп үтәргә тырыша. Бәйрәм чараларында, мәсәлән, мәктәп балалары белән бергә төрле яшьтәге кешеләр дә бик теләп катнашалар. Тематик кичәләрдә, мавыктыргыч концертларда аларның чыгышларын...

Кызганыч, бәйрәмнәрнең ямен җибәрерлек сәбәпләр дә юк түгел. Мәсәлән, Мәдәният йорты түбәсенең кайбер урыннарыннан су үтә, яңгыр яуганда биредә утыра торган түгел. Яңгыр вакытында электр чыбыкларында кыска ялганыш чыгу очраклары да күзәтелде. Янгын чыкса, тиз генә сүндереп булмаячак. Кышларын бинада бик салкын. Унбер ел элек авыл осталары ясап куйган электр белән җылыту казаны күптән искергән, аны кичекмәстән алыштырырга кирәк. Мәдәният йортын газ белән ягып җылытуга күчерү турында уйлыйсы иде. Болай ышанычлы да, арзангаракка да төшәчәк.

Мәдәният йорты территориясе койма белән тотып алынган. Тик баганалары череп, кайбер урыннарда койма ауган, рәшәткәләрне җепсәгә шпагат җебе белән бәйләп куйганнар. Бөтен җире тишек-тошык булгач, бакчага терлек-туар кереп түтәлләрдәге чәчәкләрне ашый һәм башка үсентеләрне таптап чыга. Биредә бит әле тагын Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булучылар истәлегенә һәйкәл дә куелган…

Авылда ташландык хәлгә килеп, тәрәзәләреннән сары сагыш бөркелеп торган йортлар күбәя бара. Хуҗасыз йортлар тирәсендә шаулап кычыткан, алабута үсә. Бу хәлгә чик куеп булмыймы соң? Красная Слобода авылының чын хуҗасы юк ахыры, дигән фикер туа. Югыйсә, авылны төзек һәм матур итү, мәдәният учагын тиешле тәртипкә китерү өчен күп нәрсә дә кирәк түгел.

Анна САВАНЕЕВА, Марина АГЕЕВА, Раиса КОЗЛОВА һәм башкалар.

Красная Слобода авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәдәният йорты Красная Слобода проблемалар