Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кайчан тәртип булыр?

Зинаида ШИХАРЕВА, Татьяна АФОНЬШИНА, Нина ВАСИЛЬЕВА һәм башкалар. Мисал өчен Октябрьнең 40 еллыгы урамындагы без яши торган 63нче йортны гына алыйк. Ике ел элек биредә капиталь ремонт ясадылар, һәр фатирны канализация системасына тоташтырдылар, юынтык суларны агызу өчен чокыр казыдылар. Йортта 24 фатир булганлыктан, ул бик тиз тула һәм пычрак су...

Зинаида ШИХАРЕВА,
Татьяна АФОНЬШИНА,
Нина ВАСИЛЬЕВА һәм башкалар.
Мисал өчен Октябрьнең 40 еллыгы урамындагы без яши торган 63нче йортны гына алыйк. Ике ел элек биредә капиталь ремонт ясадылар, һәр фатирны канализация системасына тоташтырдылар, юынтык суларны агызу өчен чокыр казыдылар. Йортта 24 фатир булганлыктан, ул бик тиз тула һәм пычрак су урамга ага башлый.
Моның нинди кыенлыклар тудыруын әйтеп тору кирәкме икән? Беренчедән, тирә-якка сасы ис тарала, икенчедән, кышын кешеләр йөри торган җирдә пычрак су боз булып ката. Өстәвенә, кайбер кешеләр чүп-чар контейнерына сыек көнкүреш калдыкларын чыгарып түгәләр. Бу хәлне тагын да катлауландыра. Безнең йорт бераз биектәрәк тора, шунлыктан кешеләргә әлеге "шугалак" аша саклык белән генә үтәргә туры килә. Җитмәсә кичләрен урамда ут та янмый…
Биредә узган ел юынтык суны суыртучы махсус җайланма урнаштырылырга тиеш иде. Әмма биргән вәгъдә үтәлмәде. Шуңа күрә без генә түгел, башкалар да пычрак һава суларга, боз өстеннән егыла-шуа атларга мәҗбүр. Шәһәрнең нәкъ үзәгендә урнашкан безнең урамда кайчан тиешле тәртип булыр икән?
Болгар шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев