Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Катгый таләпләр үтәлергә тиеш

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы мәгълүматларына караганда, узган ел Спас районы буенча 270224 литр алкоголь продукциясе сатылган. Бу 2010 ел белән чагыштырганда 2,3 процентка күбрәк. Җан башына күчереп исәпләгәндә, һәр кешегә 13,2 литр алкоголь туры килә.

Район территориясендә алкоголь продукциясе сату белән 83 сәүдә ноктасында 11 оешма шөгыльләнә. Болгарда алкоголь продукциясе 35 сәүдә объектында: Татспиртпромның 2 фирма кибетендә, "Спас оптторг"ы берләшмәсенең 8 кибетендә һәм 25 коммерция оешмаларында сатыла. Авыл җирләрендәге 48 сәүдә объектының 31е "Спас оптторг"гына карый, шулай ук 17 коммерция ноктасында алкоголь сатыла.
Узган ел территориаль орган белгечләре тарафыннан алкогольле һәм составында спирт булган продукциянең законсыз сатылуын, шулай ук кулланучылар базарында башка кимчелекләрне ачыклау буенча 56 тикшерү үткәрелде. Тикшерүләр барышында 53 тапкыр гамәлдәге закон бозу очрагы ачыкланды. Аерым алганда, өй шартларында әзерләнгән һәм составында этил спирты булган продукция сатуның 26 факты билгеле булды. Шулай ук срогы чыккан продукция (ИП Г.Ананьев, М.Данилушкина, Ю.Макаров, Л.Буренина, Г.Кузнецова, "Спас оптторг"ы берләшмәсе, Урта Йорткүл, Бураково мәктәпләре, "Солнышко", "Колосок" балалар бакчаларында) сатуның 12 факты ачыкланды.
Моннан тыш, 6 тапкыр санитария нормаларын бозу факты билгеле булды. Шулай ук товарларны ачыктан-ачык сату тыелган булуга карамастан, түбәндәге оешмаларда аларны сату фактлары ачыкланды: ("Лотос" ҖЧҖ), тиешле мәгълүмат булмаганлыктан, эш башкару, товар сату һәм хезмәт күрсәтү ( ИП К.Игламов), дөрес булмаган мәгълүматлар белән алкоголь продукциясе сату турында декларация бирү ("Чулпан" ҖЧҖ), 18 яшькә җитмәгәннәргә сыра сату (ИП А.Беляев), шушы ук кешеләргә тәмәке сату (ИП А.Якимов, "Спас оптторг" һәм башкалар).
Закон бозучыларга карата тиешле чаралар күрелде. Аерым алганда, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы өйдә ясалган һәм составында этил спирты булган продукцияне сату факты буенча 26 карар чыгарды (барлыгы 83500 сумлык). ТР Арбитраж суды (алкоголь продукциясен тиешле документларсыз саткан өчен) административ җаваплылыкка тарту турында (4000 сум) карар чыгарды. Спас җәмәгать суды мәгълүматлар бирмәгән өчен 2 карар (3300 сум), тиешле срокларда административ штрафлар түләмәгән өчен (28000) 4 карар җибәрде.
Спас районы Роспотребнадзор җибәргән материаллар буенча индивидуаль эшмәкәрләрне алкоголь продукциясен лицензиясез саткан өчен 4000 сум штраф түләттерде.
Материаллар башка контроль органнарга да җибәрелде, алар буенча 21000 сумлык штраф салу турында 11 карар чыгарылды.
Кулланучылар хокукын яклаган мәсьәләләргә килгәндә, шуны да әйтергә кирәк, үткән ел Спас районы буенча 122 мөрәҗәгать булды, шуларның -111е сәүдә сферасында, 5се-торак-коммуналь хуҗалыгы, 6сы-көнкүреш хезмәте күрсәтү буенча. Кешеләрнең күбесе зарларын язма рәвештә түгел, ә телдән килеп әйтәләр (103 мөрәҗәгать). Кулланучылар файдасына 119 карар чыгарылды, шул исәптән 95 кешегә "Кулланучылар хокукын яклау турында"гы РФ Законы нигезендә киңәшләр бирелде. Сыйфатсыз товар һәм хезмәт күрсәткән өчен халыкка 127730 сум акча кире кайтарылды.
Мондый закон бозулар булмасын өчен үткән ел үткәрелгән чаралар арасында шәһәр базарында 20 тапкыр дежур тору оештырылды, алар хуҗалык итүче субъект җитәкчеләре киңәшмәсендә 15 тапкыр катнаштылар,13 тапкыр кешеләрне урыннарга барып кабул итү һәм 38 тапкыр кулланучылар өчен акцияләр үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алкогольле продукция