Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Карак җәзасын алды

    Суд Өчкүл авылы почта бүлеген талап чыккан шәһәр кешесен шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм итте. Исерек хәлдәге бу ир-ат ишектәге йозакны ватып бинага керә һәм аннан азык-төлек продуктлары урлап чыга. Тикшерү барышында каракның шикләнерлек күп сәбәпләр калдыруына игътибар итәләр. Тикшерүчеләр аның эзенә бик тиз төшәләр. Суд залында җинаятьче үз...

    Суд Өчкүл авылы почта бүлеген талап чыккан шәһәр кешесен шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм итте.
    Исерек хәлдәге бу ир-ат ишектәге йозакны ватып бинага керә һәм аннан азык-төлек продуктлары урлап чыга. Тикшерү барышында каракның шикләнерлек күп сәбәпләр калдыруына игътибар итәләр. Тикшерүчеләр аның эзенә бик тиз төшәләр.
    Суд залында җинаятьче үз гаебен тулысынча таный, кылган гамәле өчен үкенә, китерелгән материаль зыянны да тулысынча кире кайтара. Хөкем чыгарганда боларның барысы да исәпкә алына.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: