Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кагыйдәләрне кечкенәдән белергә кирәк

Унбер мәктәп катнашындагы "Имин тәгәрмәч" район конкурсында шәһәрнең 2нче мәктәп командасы вәкилләре җиңеп чыкты.

Бу чара Россиядә яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды оешуга 40 ел тулуга багышланды. Тантаналы линейкада укучыларны бу вакыйга белән безнең районда Юл хәрәкәте иминлеге фондының беренче директоры Камил Мәҗитов җылы котлады.
Башта укучыларга махсус компьютер программасы ярдәмендә тест үтеп, юл хәрәкәте кагыйдәләрен ничек белүләрен күрсәтергә кирәк иде. 1нче мәктәптән Ирина Лазутина һәм санаторий мәктәп-интернаттан Дмитрий Калинкин барлык сорауларга дөрес җавап биреп, иң күп балл җыйдылар.
Ярышларның икенче этабында укучылар юлда имгәнгән кешегә ничек итеп беренче медицина ярдәме күрсәтү турында сөйләделәр. Монда Антоновка мәктәбеннән Юлия Зайцева һәм 2нче мәктәптән Андрей Феоктистов дөрес җавап бирделәр.
Ә велоэстафетада балаларга ясалма каршылыклар куелган юлны үтәргә кирәк булды. Монда финишка ике кеше генә - Антоновкадан Зөлфәт Шәрипов һәм 2нче мәктәптән Юстина Танкина бернинди хата җибәрмичә килеп җиттеләр.
Кызлар арасында шәхси зачетта Полянкадан - Полина Власова, коррекция мәктәбеннән - Светлана Гурьянова, Танкеевкадан - Анна Архипова, ә малайлар арасында санаторий мәктәптән - Айдар Шәфигуллин, 1нче мәктәптән - Олег Захаров, Танкеевкадан Даниил Талля призлы урыннарны алдылар. Ә команда зачетында санаторий мәктәбе малайлары - икенче, кимлылар өченче урынны алды.
Җиңүчеләргә Дәүләт автоинспекциясе дипломнары һәм кызыксындыру призлары тапшырылды.
Актив хезмәттәшлек иткән өчен укытучылар Вера Андронова, Галина Дербенева (2нче мәктәп), Татьяна Козлова (1нче мәктәп), Ольга Лисюк (коррекция мәктәбе), Виктор Золин (Никольск), Александр Ануфриев (Антоновка), Валентин Ашмарин (Полянка), шулай ук үзәк район хастаханәсе табиб-травматологы Рөстәм Кәбиров һәм Камил Мәҗитов грамоталар белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев