Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Җитди кимчелекләр ачыкланды

    Террорлык кешенең яшәешенә зур куркыныч тудыра. Террорлыкка һәм экстремизмга каршы торуда законнарны саклауны контрольдә тоту - прокуратура эшенең мөһим юнәлешләреннән берсе.

    Айнур Вәлиев,
    район прокуроры урынбасары.
    Билгеле булганча, террорлык актлары бик күп кешенең гомерен өзә. Шунлыктан бу кыргый күренешкә каршы тору, үз иминлегебезне тәэмин итү өчен без бүген икеләтә игътибарлы, уяу булырга тиеш. Кагыйдә буларак, террорлык актлары иң мөһим объектларда ясала, шуңа күрә прокуратура тикшерү үткәргәндә уку йортлары, хастаханәләр, спорт корылмалары, электр энергиясе һәм су белән тәэмин итү объектларына зур игътибар бирә.
    Бу өлкәдә җитди кимчелекләр ачыкланды.
    Мәсәлән, районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен тикшергәндә, аларның полицияне ашыгыч чакыру төймәләре белән җиһазландырылмавы ачыкланды. Ә бу исә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның һәм андагы хезмәткәрләрнең иминлеге тәэмин ителмәвен күрсәтә. Хәзер бик кискен торган бу проблемага берничек тә битараф булырга ярамый.
    Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокуратура 22 күрсәтмә һәм 46 дәгъвә гаризалары хәзерләде, гаепле кешеләр дисциплинар җаваплылыкка тартылырга, ә учреждение җитәкчеләре кимчелекләрне бетерергә тиеш. Гаризаларны караганнан соң, прокуратура таләпләре канәгатьләндерелде.
    Моннан тыш, районның авыл җирлекләрен тикшергәндә дә террорлыкка каршы законнарны бозуда аерым кимчелекләр ачылды. Мәсәлән, "Спас водоканалы" ҖЧҖ белән аренда килешүләре төзегән 11 авыл җирлегендә урнашкан су скважиналарында санитария зоналары тиешенчә әйләндереп алынмаган. Ә бу исә кешеләрнең сәламәтлегенә һәм тормышына җитди куркыныч тудырырга мөмкин.
    Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокуратура авыл җирлеге башлыклары исеменә кимчелекләрне бетерү һәм гаепле кешеләрне җавапка тарту турында күрсәтмә бирде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: