Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Исемлекләр ачыклана

Федераль Җыенның алтынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларны тәкъдим итү буенча сайлау алды кампаниясенең мөһим этабы - сайлаучылар исемлеген ачыклау башланды.

Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Газизулла Әхмәтҗанов хәбәр итүенчә, оештырылган участок комиссияләренә сайлаучылар исемлеге һәм учеттан төшерү таныклыклары (открепительные удостоверения) тапшырылган. Агымдагы елның 25 ноябренә кадәр барлык участокларда сайлаучыларны кабул итү бара. Анда үзләре турында исемлекләргә кертелгән мәгълүматларның (исем-фамилиясе, туган көне, адресы) дөрес булуы-булмавын ачыкларга теләгән кешеләр чакырыла. Кирәк булса участок комиссиясе төзәтүләр кертәчәк. Үзен исемлектән тапмаганда да хатаны төзәтеп була.
Сайлау комиссияләрендә кизү тору оештырылган: дүшәмбедән җомгага кадәр - сәгать 8дән 17гә, шимбә көнне сәгать 8дән 12гә кадәр.
Тикшерелгән һәм аныкланган сайлаучылар исемлегенә участок сайлау комиссиясе рәисе һәм секретаре 2011 елның 3 декабрендә 18 сәгатьтән соңга калмыйча кул куярга тиеш.
Тавыш бирү көнне үз участогына килергә мөмкинлеге булмаган гражданнар сайлаулар көненә кадәр үзләренең сайлау участогында учёттан төшерү таныклыгын ала алалар. Мондый таныклык кешенең сайлауга бара алмау турында язган гаризасы буенча бирелә. Ул сайлаучының үзенә яки нотариус раслаган ышаныч кәгазе буенча аның вәкиленә тапшырыла. Мондый ышаныч кәгазьләрен стационар дәвалау-профилактика учреждениесе, я булмаса җинаять кылуда гаепләнгән, шик астында булган учреждение администрациясе дә раслый ала.
Участок сайлау комиссиясе әгъзасы кәгазьгә сайлаучының исемен, фамилиясен, әтисенең исемен, паспорт яки аны алыштыручы документ мәгълүматларын, исемлеккә кергән сайлау участогы санын, участок сайлау комиссиясе адресын, муниципаль берәмлек һәм Россия Федерациясе субъектының исемен яза. Шунда ук учёттан төшерү талонын биргән участок сайлау комиссиясе, документны биргән кешенең фамилиясе һәм инициаллары языла, аның имзасы куела, бирү вакыты языла һәм сайлау комиссиясенең мөһере сугыла.
Учёттан төшерү талонын икенче тапкыр бирергә ярамый, аны югалткан очракта дубликат та бирелми.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев