Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җирләр дәүләткә кайтарыла

ТР Кадастр палатасы хезмәткәрләре өч гектарга якын җирне үзләштерүдән саклап калдылар.

Бу җирләр Казанның Вознесенск бистәсендә урнашкан, аларның кадастр бәясе 30 миллион сумнан артык. 2012 елда учреждениегә бер көн эчендә межаланган алты межа планы керә. Монда белгечләрне нәрсә сагаерга мәҗбүр итә? Җиргә дәүләт актларын узган гасырның 92-95 елларында ук алган төрле заказчылар өчен документ пакетларын бер үк кадастр инженеры хәзерләве гаҗәп тоелса да, закон моны тыймый. Җирләрнең мәйданы бер үк зурлыкта (20 сутый), бер үк формада булуы, аларның бер үк урамда урнашуын да аңларга була. Участокларның кадастр карталарындагы бушлыкка - икенче төрле әйткәндә, дәүләтнеке дип саналган, исәпкә алынмаган җирләргә туры килүе сәер тоела. Казанның бу районындагы җирләр әлегә кадәр рәсмиләштерелмәүгә, үз хуҗасын тапмавына да сәбәпләр төрле булырга мөмкин. Тик бер фактны исәпкә алгач, күз алдына бөтенләй башка күренеш килеп баса. Участок чикләрен килешү актларындагы имза урындагы кеше имзасының оригиналына туры килми! Бу турыда Кадастр палатасы хокук саклау органнарына хәбәр итә. Тикшерү барганда, учет органына шул ук кадастр инженеры ясаган тагын биш кадастр планы тапшырыла. Алар буенча, учетка алына торган җирләр алдагы җирләр рәтендә үк тора. Бу планнардан соң Вознесенск бистәсенең тагын бер кварталыннан тагын өч план тапшырыла. Планнарның барысында да килешү актларындагы имза төп нөсхәгә туры килми. Документлар ялган булып чыга. "Безнең мондый оятсызлыкка исебез китте, - ди ТР Кадастр палатасы директоры урынбасары Ләйсән Гатауллина. - Алар үзләренең җәзасыз калачагына нык ышанган, ахры. Мондый җинаять кылган затларга җәза кырысрак булырга тиеш. Мәсәлән, хәзер межа планына ялган мәгълүматлар керткән өчен биш мең сум штраф яки өч елга дисквалификация күздә тотыла".
Бу факт буенча тикшерүдән соң җинаять эше ачылган. 14 участоктан өчесе бушлай файдалану өчен Казан шәһәренең Җир һәм милек хокуклары комитетына тапшырылган. Калган җирләргә милек хокукы да муниципаль хакимияткә тапшырылыр дип көтелә. Бу мәсьәлә әлегә хәл ителә. Бу турыда ТР Кадастр палатасы директоры исеменә җибәрелгән рәхмәт хатында республика Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров хәбәр иткән. Хатта ул учреждение хезмәткәрләренә үз бурычларына намуслы караган, җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләрен саклауда күрсәткән җаваплылыклары өчен рәхмәт белдергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев