Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ир-егетләр яшәсен!

Гөлсинә ГАБДЕЛВӘЛИЕВА, китапханәче. Ватан сакчылары көнен Чәчәкле авылы Мәдәният йортында зурлап билгеләп үттеләр. Ир-егетләрне бәйрәм белән котлап, җирле үзидарә хезмәткәре Мәдинә Сабирова "Әтием", "Әйләнеп авылга кайт әле" җырларын тамашачыларның йөрәгенә үтәрлек итеп башкарды. Бүгенге көндә Россия Кораллы Көчләр сафында үзенең изге бурычын үтәүче туганы Ислам Сабировка изге теләкләрен, бәйрәм сәламен...

Гөлсинә ГАБДЕЛВӘЛИЕВА,
китапханәче.
Ватан сакчылары көнен Чәчәкле авылы Мәдәният йортында зурлап билгеләп үттеләр. Ир-егетләрне бәйрәм белән котлап, җирле үзидарә хезмәткәре Мәдинә Сабирова "Әтием", "Әйләнеп авылга кайт әле" җырларын тамашачыларның йөрәгенә үтәрлек итеп башкарды. Бүгенге көндә Россия Кораллы Көчләр сафында үзенең изге бурычын үтәүче туганы Ислам Сабировка изге теләкләрен, бәйрәм сәламен моңлы җырлары белән тапшырды ул.
Иң яшь җырчыбыз, "Каенкай" балалар бакчасында тәрбияләнүче Азалия Исламгөлева, җирле мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары Сиринә Рәхимова, Гөлинә Хаҗибуллина, Рәсимә Гәрәева әти-абыйларына, ир туганнарына, энекәшләренә үзләренең котлауларын дәртле җырлары аша ирештерделәр. Илгизә Шәйдуллинаның татар халык биюен, кызлар башкаруындагы күмәк биюләр, чит ил җырларына пародияләрне дә тамашачылар җылы кабул иттеләр. "Мунча ташы" театры репертуарындагы "Шәмсинур" һәм башка юмортистик скетчлар да кертелгән иде бәйрәм программасына.
Ир-егетләр исеменнән концерт программасында катнашучыларга олы рәхмәт сүзләрен 80 нче елларда чик буенда хезмәт иткән Харис Рәхимов җиткерде. Ул аларга тормышта, эштә һәм укуларында зур уңышлар, иксез-чиксез бәхет, исәнлек, укучыларга Бердәм дәүләт имтиханнарын сынатмыйча тапшыруларын, тормышта үз юлларын табып, чын кеше булып җитешүләрен теләде.
Авыл китапханәсендә бу чара уңаеннан "Ватанны саклау - һәр кешенең бурычы!" дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Анда җирле материалларга зур урын бирелде. Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышланган "Алар җиңү белән кайттылар", "Дан сиңа, авылым солдаты!" һәм төрле елларда армиядә хезмәт иткән авылыбыз егетләренең хәрби тормышын яктырткан альбомнар һәм башка материаллар китап укучыларда зур кызыксыну уятты.
Чәчәкле авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев