Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Инвалидлар хокукы бозыла

Район прокуратурасы кайбер оешмаларда һәм хуҗалыкларда халыкны эш белән тәэмин итү һәм инвалидлар хокукын яклау буенча законнар үтәлешен тикшерде. Район прокуроры урынбасары Фаил Гайсин сүзләренә караганда, "Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында"гы Федераль законның 24 маддәсе 1нче өлеше нигезендә, эш белән тәэмин итүчеләр билгеләнгән квота буенча аларга эш урыннары булдырырга...

Район прокуратурасы кайбер оешмаларда һәм хуҗалыкларда халыкны эш белән тәэмин итү һәм инвалидлар хокукын яклау буенча законнар үтәлешен тикшерде.
Район прокуроры урынбасары Фаил Гайсин сүзләренә караганда, "Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында"гы Федераль законның 24 маддәсе 1нче өлеше нигезендә, эш белән тәэмин итүчеләр билгеләнгән квота буенча аларга эш урыннары булдырырга яки бүлеп бирергә тиеш. Шуңа бәйле рәвештә, инвалидлар хокукын һәм иреген бозган очракта закон нигезендә, җавап бирергә тиеш.
Моннан тыш, Спас муниципаль район башлыгы карары нигезендә, Мәшгульлек үзәгенә вакантлы урыннар турында мәгълүмат биреп барырга кирәклеге турында тәртип кертелгән.
Ләкин тикшерүләрдән күренгәнчә, бу таләпне бөтен җитәкчеләр дә үтәми. Нәтиҗәдә мәгълүматлар бирмәгән 13 крестьян (фермер) хуҗалыгы, "Спас" сак предприятиесе, оптторг, райтопсбыт һәм кайбер башка оешмаларга штраф салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев