Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Иминиятләштерү взнослары кими

    2014 елдан үз-үзен эш белән тәэмин итүче кешеләр өчен иминиятләштерү взносларының суммасы кими.

    Бу категориягә шәхси эшмәкәрләр, адвокатлар, нотариуслар, крестьян (фермер) хуҗалыгы җитәкчеләре һәм башка физик затлар керә.
    Исәп-хисап ясау чорына кереме 300 мең сумнан артмаган затлар өчен мәҗбүри пенсия иминиятләштерүенә иминиятләштерү взнослары элеккечә ике минималь хезмәт хакы күләменнән чыгып түгел, ә бер минималь хезмәт хакы күләменнән чыгып исәпләнәчәк.
    Әгәр керемнәрнең суммасы 300 мең сумнан артып китсә, взносларның күләмен исәпләп чыгару өчен шулай ук бер минималь хезмәт хакы исәпкә алына, ә аңа керемнең артып киткән суммасыннан бер процент өстәлә. Бу очракта иминиятләштерү взносларының суммасы финанс елы башына закон тарафыннан билгеләнгән сигез минималь хезмәт хакы суммасыннан һәм 24.07.209 елгы ФЗның 12нче маддәсе, 2нче өлешендәге 1нче пункты нигезендә билгеләнгән ПФР иминиятләштерү взнослары тарифының 12 тапкыр арттырылган суммасыннан артмаска тиеш.
    Түләү срокларына да үзгәрешләр кертелгән. Мәҗбүри пенсия иминиятләштерү взнослары билгеләнгән күләмдә 2014 елның 1 гыйнварыннан башлап, исәп-хисап чорының 31 декабренә кадәр түләнә. Әгәр исәп-хисап чорында түләүченең керемнәре 300 мең сумнан артып китә икән, артып киткән сумманың 1 процентын ул исәп-хисап елыннан соң киләсе елның 1 апреленә кадәр түләргә тиеш булачак.
    Үз-үзен эш белән тәэмин итүче затлар (КФХ башлыкларыннан тыш) элеккечә Пенсия фондына отчет бирүдән азат ителә.
    Агымдагы елга килгәндә, персонификация учеты бүлеге җитәкчесе Татьяна Тумаева хәбәр иткәнчә, ПФР идарәсендә бүгенге көндә 402 шәхси эшмәкәр, КФХ җитәкчесе, адвокат исәптә тора һәм аларның икесеннән берсенең мәҗбүри пенсия һәм медицина иминиятләштерү взнослары (ул 35664,66 сум тәшкил итә) буенча бурычлары бар. Ә барлыгы бу сумма 4886,8 мең сумга тигез.
    Недоимкаларны җыю өчен төрле алымнар кулланыла. Мәсәлән, ПФР идарәсе һәм суд приставлары хезмәтенең бергәләп тикшерүләре нормага әверелде. Агымдагы ел башыннан үткәрелгән 11 рейдта алар бурычлы 110 кеше янында булганнар, моннан соң 658,9 мең сумга якын взнослар түләнде. Бурычы булган биш кешенең 134 мең сумлык милкенә арест салынган, унбер шәхси эшмәкәргә Россия чикләренә чыгу чикләнгән. Агымдагы ел башыннан суд приставларына 161 карар җибәрелгән.
    Шуңа күрә Пенсия фонды идарәсе исегезгә төшерә: шәхси эшмәкәр булып теркәлгәч, иминиятләштерү взносларын вакытында һәм тулы күләмдә түләп барырга кирәк. Әгәр шәхси эшмәкәр булудан туктагансыз икән, бурычыгыз артмасын өчен салым органында теркәлүдән төшәргә кирәк. Россия Пенсия фонды идарәсенең ТР бүлеге сайтында теркәлеп, "Личный кабинет предпринимателя" хезмәтеннән файдаланып, бурычның суммасын, түләнергә тиешле штрафларны, пенялар буенча мәгълүматларны белергә һәм хәтта квитанцияләрне бастырырга була.
    Исегездә тотыгыз, Пенсия фондына барлык түләүләр булачак пенсиягезнең күләменә тәэсир итә һәм шуңа күрә вакытында түләп барыгыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: