Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Игътибар: язгы ташу вакыты җитә

Язгы ташу халыкка шактый мәшәкатьләр алып килә. Быел язгы сулар артык күп булмас дип фаразлана, шулай да моның кайбер үзенчәлекләре бар.

Мәсәлән, кайбер урыннарда су тыгылу куркынычы туарга, кечкенә елгалар ләм белән капланырга, җир асты суларының юлы үзгәрергә, эчә торган су чыганакларының сыйфаты начарланырга мөмкин.
Гидрометеорология күрсәтүләренә караганда, кечкенә елгалар апрельнең беренче ункөнлегендә ачылыр дип көтелә, бу уртача күпьеллык күзәтүләрдән 1-2 көнгә соңрак. Куйбышев сусаклагычында су нормада булырга тиеш.
Күңелсез хәлләрне булдырмый калу максатында, районның гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы комиссиясе утырышы үткәрелде, язгы ташу чорында башкарылырга тиешле чаралар планы билгеләнде. Район гидротехника корылмаларының язгы ташуга әзерлеген ачыклау максатында, аларга тикшерү үткәрелде. Янгын часте җитәкчесе Владимир Савельев хәбәр иткәнчә, Аграмак, Ямбакты, Иж-Борискино, Никольск, Антоновка, Кузнечиха, Чәчәкле, Урта Йорткүл авыл җирлеге территорияләрендә урнашкан гидротехника корылмаларына игътибар бирергә кирәк, чөнки кар тиз эрегән очракта, шактый проблемалар килеп чыгарга мөмкин.
Язгы кар суларын агызып җибәрү өчен оешма, предприятие һәм учреждение җитәкчеләре түбәндәгеләрне эшләргә тиеш:
- язгы ташу чорына комиссияләр оештырып, һәр кешегә бурычлар йөкләргә;
- үз территорияләрендә язгы ташу белән бәйле гадәттән тыш хәллләрне булдырмый калу һәм булганнарын бетерү планнары төзергә;
- торак-коммуналь, социаль-көнкүреш әһәмияткә ия булган объектларны язгы ташу китерә торган зыяннан саклауның торышын тикшерергә;
- ашыгыч эшләрне башкару өчен тиешле күләмдә инженер, юл төзелеше һәм башка техниканың хәзерлеген, ягулык һәм майлау материаллары запасын булдыруны контрольдә тотарга;
- язгы ташу куркынычы янаган урыннардагы гидротехника корылмаларында вакытлыча су биеклеген тикшерүче постлар оештырырга;
- гидротехника корылмаларындагы задвижкаларның төзеклеген тикшерүне оештырырга, су үткәргеч каналларны һәм су агып төшә торган торбаларны кардан һәм чүп-чардан чистартырга;
- су үткәргеч торбаларның, күперләрнең халәтен тикшерергә;
- су алу җайланмаларын, скважиналарны, аларда тиешле күләмдә реагент булуны контрольдә тотарга;
- гидротехника корылмаларын даими тикшереп, авария хәлендә һәм хуҗасыз буаларны агызу буенча ашыгыч чаралар кабул итәргә;
- язгы ташу зонасына эләккән халыкны урнаштыру планын һәм җаваплы кешеләрнең кизү тору графигын эшләргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ташкын