Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Игелекле эшләрен авылдашлар онытмас

Авылыбызның 40лап йорты 7 елдан бирле сусызлыктан интекте. Су өчен акча түләп барсак та, җәй айларында бер тамчы суга тилмереп яшәдек, безнең өчен бу бигрәк авыр булды. Алтмышынчы елларда сафка баскан кое искереп, эштән чыкты, яңасын казырга чират җитми дип аңлаттылар. "Гомеремдә беренче тапкыр кулыма каләм алып, редакциягә хат язам,...

Авылыбызның 40лап йорты 7 елдан бирле сусызлыктан интекте. Су өчен акча түләп барсак та, җәй айларында бер тамчы суга тилмереп яшәдек, безнең өчен бу бигрәк авыр булды. Алтмышынчы елларда сафка баскан кое искереп, эштән чыкты, яңасын казырга чират җитми дип аңлаттылар. "Гомеремдә беренче тапкыр кулыма каләм алып, редакциягә хат язам, бу шатлыклы хәлне язмыйча кала алмыйм. Ничә еллар җәй көне сусыз яшәдек. Хәзер безгә дә су килә башлады", - дип яза үзенең хатында авылның 80яшьлек хезмәт ветераны Флера апа.
Ниһаять, шушы көннәрдә авыл халкы җиңел сулап куйды, өйләргә су килде.
Ул үзеннән-үзе генә эшләнмәде,монда байтак кешенең көче һәм тырышлыгы керде. Бигрәк тә район Советы депутаты Хәйруллин Айрат Наил улы, авылыбызның бик хөрмәтле кешесе, җирле Совет депутаты, мәктәп директоры Хәсәнов Мансур Рәшит улына без бик рәхмәтле, алар тырышлыгы белән суга интеккән йортлар икенче су башнясына тоташтырылды.
Айрат Наил улы халык үтенеченә игътибарлы булды. Ул коега насос алырга да ярдәм итте, аның оешмасыннан килгән экскаватор бер атна буе су трассасын казуда эшләде.
Тагын бер кешенең тырышлыгын әйтеп үтәсе килә. Оста куллы токаребез Хәмидуллин Наил кирәкле детальләрне ясап торды. Гомумән, бу бик кирәкле эштә авылыбызның күп кешеләре, хәтта пенсионерлар да нык ярдәм итте.
Шушы зур эшне башкарып чыгучыларның барысына авыл халкы исеменнән зур рәхмәт әйтәбез. Аларның игелекле эшләрен авылдашлар бервакытта да онытмас, һәрберсенә исәнлек, иминлек, хәерле гомер телибез.
Хезмәт ветераннары Вазыйхов Мансур белән Вазыйхова Флера.
Урта Йорткүл авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев