Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Иң мөһиме – тарихи чынбарлыкны онытмаска

    Узган атнада үткәрелгән район җәмәгать советы утырышында мәгариф учреждениеләренең Бөек Җиңүнең 70 еллыгына ничек хәзерләнүләре турында сүз барды. Мәгариф бүлеге методисты Әлфирә Игламова билгеләп үткәнчә, белем бирү учреждениеләрендә шактый эш алып барыла. Мәсәлән, укучылар "Хәтер вахтасы", "Хәтер маршы", "Солдат каберен җыештыр", "Үлемсез полк" акцияләрендә, тимурчылар хәрәкәтендә, эзтабарлар отряды эшендә, һәлак...

    Узган атнада үткәрелгән район җәмәгать советы утырышында мәгариф учреждениеләренең Бөек Җиңүнең 70 еллыгына ничек хәзерләнүләре турында сүз барды.
    Мәгариф бүлеге методисты Әлфирә Игламова билгеләп үткәнчә, белем бирү учреждениеләрендә шактый эш алып барыла. Мәсәлән, укучылар "Хәтер вахтасы", "Хәтер маршы", "Солдат каберен җыештыр", "Үлемсез полк" акцияләрендә, тимурчылар хәрәкәтендә, эзтабарлар отряды эшендә, һәлак булган якташлары истәлегенә куелган һәйкәлләр һәм обелисклар җыештыруда актив катнаша, мәктәп музейларында экспозицияләр ясый, сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре турында фото- һәм видеоматериаллар җыя. Мәктәпләрдә бу юнәлештәге чаралар, шул исәптән класс сәгатьләре, тематик очрашулар еш үткәрелә.
    Республика хәрби комиссариатының Спас районы бүлеге җитәкчесе Илһам Мидхәтов, совет әгъзалары Виктор Владимиров, Фиркат Галимов, Җәмил Мөхәммәтшин, иерей Сергей Карпухин, имам-мөхтәсиб Фәрһад хәзрәт һәм башкалар утырышта катнашучыларның игътибарын укучыларга сугыш турында тарихи чынбарлыкны яктырту, сугышның каты бәрелешләре, бөек полководецлар турында чын дөреслекне җиткерергә кирәклеген ассызыклап үттеләр, чөнки еш кына бу тарихи чынбарлык нык үзгәртелеп бирелә. Без илебез тарихы, фашизмны җиңү өчен гомерләрен кызганмаган ата-бабаларыбызның тиңдәшсез батырлыгы белән горурланырга тиеш. Әлбәттә, ветераннар игътибар үзәгендә булырга тиеш.
    Иерей Сергей Карпухин сүзләренә караганда, Изге Авраамий чиркәве каршында эшләп килүче "Багратион" балалар-яшүсмерләр тарихи реконструкция клубы да бу юнәлештә шактый эш башкара. Клуб утырышларында укучылар тарихи бәрелешләрнең барлык нечкәлекләрен өйрәнәләр. Мәсәлән, хәзерге вакытта Берлин өчен барган сугышларны һәм Рейхстагны штурмлауны реконструкцияләргә әзерләнәләр. Бу тамашаны клубка йөрүчеләр 9 май алдыннан күрсәтергә, аңа ветераннарны да чакырырга җыеналар.
    Җәмәгать советы мәгариф учреждениеләрендә Бөек Җиңү бәйрәме хөрмәтенә алып барылган хәзерлек эшләрен тулаем хуплап, үз карарында сугышта катнашкан һәм тылда хезмәт куйган якташларыбыз турында материалларны җыю һәм системага салу буенча эшне активлаштырырга, һәйкәл тирәләрен һәм каберлек-ләрне тәртиптә тотарга, "Үлемсез полк" проекты өстендә эшләү һәм "Хәтер вахтасы" акциясендә катнашуны дәвам итү, ветераннарга көнкүреш проблемаларын хәл итүдә ярдәм күрсәтү тәкъдиме белән чыкты. Шулай ук яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлегенә эзтабарлар отрядына мөмкин булганча күбрәк өлкән класс укучыларын җәлеп итәргә, ә мәдәният бүлегенә халкыбызның фашизмны җиңүдә уйнаган ролен чагылдырган фильмнарны күбрәк күрсәтергә кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: