Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хезмәтне саклауга игътибар җитми

Хезмәтне саклау һәм эш шартларын яхшыртуга игътибарны киметергә ярамый.

Шуңа күрә 2009 - 2011 елларга территориаль программа эшләнде, бу тармакта килеп чыккан проблемалар аның нигезендә хәл ителә. Узган ел хезмәтне саклау буенча координация советының дүрт утырышы үтте, квартал саен җитәкчеләр һәм җаваплы кешеләр катнашуында бу мәсьәләгә кагылышлы киңәшмәләр, семинарлар үткәрлде.
Хезмәтне саклау, социаль партнёрлыкны үстерү һәм хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу программасын тормышка ашыру кысаларында, Мәшгульлек үзәге узган ел 118 коллектив килешүе теркәде, алар 4000гә якын кешене берләштерә. Ел әйләнәсендә хезмәт законнарын тормышка ашыру, хезмәт хакын үстерү, коллектив килешү шартларын үтәү мәсьәләләре буенча 8 тикшерү үткәрелде. Нәтиҗәләр ведомствоара комиссия утырышларында тикшерелгән һәм прокуратурага җибәрелгән. Хезмәт хакын түләү буенча бурычларның булмавын бу эшнең нәтиҗәсе итеп карарга була.
Район башкарма комитеты, координация Советы һәр коллективта хезмәтне саклау үзәге булдырырга тырыша. Җитәкчеләр хезмәтне саклау өчен җаваплы кешеләрнең өч елга бер тапкыр укып кайтуын даими контрольдә тоталар. 2011 елда мондый укытуны үз акчалары хисабына "Сувар Б" җәмгыяте, картлар һәм инвалидлар интернаты, "Болгар урманчылыгы", "Болгарлес"һәм башка оешма вәкилләре үтте.
Кайбер предприятиеләрдә ("Челтәр компаниясе" җәмгыятенең Чистай электр челтәрләре филиалы Спас районы электр челтәрләре, "Болгарнефтепродукт" ААҖ, тармак технологияләре техникумы) хезмәтне саклау буенча заманча җиһазландырылган кабинетлар бар.
Эш урыннарына аттестация ясау да зур әһәмияткә ия. РЭС, "Болгарнефтепродукт", РУЭС, район үзәк хастаханәсе бу мәсьәләгә тиешле игътибар бирә. Тик предприятиеләрнең күпчелеге акча булмавын сылтау итеп, бу мәсьәләне игътибарсыз калдыралар.
Күрелгән чараларга карамастан, производство җәрәхәтләре алуның күплеге борчу уята. 2011 елда производствода шундый 12 хәл теркәлгән, икенче ел рәттән үлем очрагы бар. Ә сәбәпләр, беренче чиратта, хезмәтне оештыру дәрәҗәсе түбән булуда, производствода дисциплинаның җитеп бетмәвендә. Районда башка эштән азат булган, хезмәтне саклау өчен генә җавап биргән бер хезмәткәр дә юк. Боларның барысы да җитди нәтиҗәләр чыгарырга, хезмәтне саклауга игътибарны арттыру өчен сәбәп булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев