Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хезмәтләрен лаеклы бәяләп

Өченче көн мәдәният хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үттеләр.

Бу көнне алар традиция буенча район Мәдәният йортына җыелдылар һәм район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов аларны бәйрәм белән котлады. Ул мәдәният хезмәткәрләренең җәмгыять тормышында уйнаган әһәмиятле рольләре турында, соңгы елларда социаль-мәдәни объектларга төрле яклап ярдәм күрсәтелүен билгеләп үтте. Аларның күпчелеге ныклы материаль-техник базага ия, ә бу - уңышлы эшләү өчен төп шартларның берсе.
Тантанада районның иң яхшы мәдәният хезмәткәрләрен бүләкләделәр. Николай Мамонов, Сарыйм Насыйбуллин - Куралово һәм Урта Йорткүл Мәдәният йорты директорлары, Василий Кощеев һәм казаклар хоры коллективы Республика Милли методик үзәкнең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
Василий Кощеев, Любовь Зыкова, балалар сәнгать мәктәбе директоры Ирина Илюхина, шушы ук оешма хезмәткәрләре Гөлгенә Зарипова белән Владлена Буровага район мәдәниятын үстерүгә керткән өлешләре өчен район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Озак еллык намуслы хезмәте өчен Кузнечиха Мәдәният йорты директоры Валентина Радионова һәм Антоновка авыл китапханәсе мөдире Надеҗда Сидорова район мәдәният бүлегенең Мактау китабына кертелделәр.
Бер төркем мәдәният хезмәткәрләренә мәдәният бүлеге Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Дарья Зуйкова, Ольга Лобанова һәм шәһәрнең хореография коллективы тамашачыларга җыр-биюләрен бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев