Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хезмәтләрен хөрмәтләп

ТР Президенты Указы белән "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде: Садыйков Назыйм Хасыйм улына, Спас муниципаль районы «Болгар Арыш» җәмгыяте бүлеге управляющие; Рыжов Николай Сергеевичка - Спас муниципаль районы «Болгар Арыш» - Икмәк кабул итү предприятиесе» җәмгыятенең башкарма директорына. Спас муниципаль районы Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр:...

ТР Президенты Указы белән "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде:
Садыйков Назыйм Хасыйм улына, Спас муниципаль районы «Болгар Арыш» җәмгыяте бүлеге управляющие;
Рыжов Николай Сергеевичка - Спас муниципаль районы «Болгар Арыш» - Икмәк кабул итү предприятиесе» җәмгыятенең башкарма директорына.
Спас муниципаль районы Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр:
Әхмәтҗанова Наталья Валерьевна, "Новая жизнь" (Яңа тормыш") газетасы редакциясе бухгалтеры - югары һөнәри осталыгы һәм намуслы хезмәте өчен;
Выжлова Ирина Николаевна, Спас муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе - нәтиҗәле хезмәте һәм үз бурычларына җаваплы каравы өчен;
Гатин Александр Илгиз улы, Чистай электр челтәрләре "Челтәр компаниясе" җәмгыяте филиалының Спас районы энергия челтәрләре энергетика җиһазларын файдалану буенча техник - намуслы хезмәте һәм ягулык-энергетика комплексы үсешенә керткән өлеше өчен;
Гомәров Илнур Ильяс улы, Россия тикшерү комитетының ТР Чистай бүлеге тикшерүчесе - намуслы хезмәте һәм тикшерүне закон нигезендә алып баруы өчен;
Зарипова Гөлгенә Гөлгәрәй кызы, Болгар балалар сәнгать мәктәбе укытучысы - районда хореография сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен;
Порутчикова Ирина Сергеевна, кадет мәктәп-интернатының производство мөдире - үсеп килүче буынга тәрбия бирү буенча озак еллык намуслы хезмәте өчен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев