Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хезмәт – тәрбия чарасы

Иске Рәҗәп мәктәбендә үткән бу семинар башкаларыннан күпкә үзгәрәк иде.

Флера Гарәфетдинова,
«Яшьлек» хезмәт һәм ял лагере җитәкчесе.
Башкалары уку елы барышында үткәрелсә, бусы балаларның җәйге каникул вакытына туры килде. Район мәгариф бүлеге әзерләгән бу семинар "Авыл мәктәбендә хезмәт тәрбиясенең торышы" темасына багышланды. Күрше авыл мәктәпләренең балалар белән лагерьда эшләгән тәрбиячеләр һәм җитәкчеләре көндезге ял һәм хезмәт лагерына җыелдылар. Кунакларны балалар чәчәк бәйләмнәре белән каршы алдылар. Тантаналы линейкага һәр отряд үзенә генә хас булган бер төсле футболкалардан киенгән иде. Отрядларның шигарьләре әйтелде, рапортлар бирелде, укучылар музыка астында физзарядка ясадылар.
Кунаклар мәктәп, лагерь эшләре белән таныштылар. Залда әзерләнгән күргәзмә кунакларда зур кызыксыну тудырды. Укучылар "Оста куллар" түгәрәгенә йөреп, ниләр белән шөгыльләнүләре турында сөйләделәр. Лилия һәм Алия Хәмидуллиналарның кул эшләре кунакларда матур тәэсирләр калдырды.
Бакчадагы һәм мини-фермадагы эшләр белән дә танышты семинарда катнашучылар. Укучылар бакчада күп итеп бәрәңге, суган, кишер, чөгендер, ә мини-фермада сыер, бозау, сарык, куян үстерүләре турында сөйләделәр.
Семинарның икенче өлеше укучылар сабан туена багышланды. Лагерьда балаларның хезмәте һәрвакыт ял белән бергә үрелеп бара. Башкарылган эшләргә беркадәр нәтиҗә дә шул сабан туенда чыгарыла. Әлбәттә инде, балалар үзләренең осталыкларын да күрсәтә бу бәйрәмдә. Рузилә Габделбәрова белән Алсу Гәрәева "Сөлгеле бию", Наил Хәйруллин "брейк данс" биеделәр. Илфат Исламов, Рузилә Заһитова, Камилә Хәмидуллина матур җырлар бүләк иттеләр. Укучылар шулай ук капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, кашыкка күкәй салып йөгерү, катыктан тәңкә эзләү, татарча көрәш ярышларында бик теләп катнаштылар. Җиңүчеләр һәм катнашучыларның барысына да сабан туе бүләкләре тапшырылды.
Балалар арасындагы үзара дуслык, иптәшлек, башкарган эшләрдән зур канәгатьләнү хисе, тырышлык, кызыксынучанлык - болар барысы да хезмәт тәрбиясенең нәтиҗәсе. Семинарда катнашучылар да моның шулай булуына инанды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: семинар