Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хәбәр итүнең яңа формасы

Агымдагы елның икенче кварталыннан башлап, Спас район суды судта катнашучыларга СМС-хәбәрләр җибәрә башлады. Бу яңалык нидән гыйбарәт соң?

Владимир Табакаев,
район судының матбугат үзәге җитәкчесе.
Махсус Интернет порталы гражданнарга суд утырышының көне, урыны һәм вакыты турында мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә. Тик бу судка гариза яки шикаять тапшырганда, моңа язма ризалыгын биргән гражданнарга гына кагыла.
Системаның эше болай оештырылган - СМС-хәбәр җибәрелгәч, аның кешегә тапшырылуы турында хәбәр килә. Абонентның телефоны сүндерелеп куйган яки телефон тота алмаган урында урнашкан икән, бер тәүлектән соң СМС тагын бер тапкыр җибәрелә.
Апрель аеннан алып, суд 40тан артык шундый хәбәр җибәрде. Судта катнашучы кайберәүләрнең фикере буенча, хәбәр итүнең яңа формасы уңай бәяләнгән: ул бик тиз килеп җитә, гражданнарга повестка алу өчен почта бүлегенә барып йөрергә кирәк булмагач, вакытка да экономия ясала.
Чираттагы яңалык үзенең беренче ышанычлы адымнарын ясый. Киләчәктә суд СМС-хәбәр ярдәмендә утырышның көне, урыны һәм вакыты турында гына түгел, аерым эшләрнең барышы турында да мәгълүмат җибәрә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: смс