Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Халык сәламәтлеге сагында торучылар

Без, Әҗмәр авылы халкы, үзебезнең фельдшер-акушерлык пунктында егерме елдан артык шәфкать туташы булып эшләүче Гөлүсә Әнвәр кызы Сәлимовага чиксез рәхмәтебезне белдерергә телибез. Пунктка килгән һәр кешене ачык йөзе, тәмле сүзе белән каршылап, хәленнән килгән кадәр ярдәм итәргә тырыша ул. Көн яки төн дип тормыйча, чакырган авыруларның өенә барып укол ясый,...

Ике атнага бер тапкыр, һәр пәнҗешәмбедә, фельдшер-акушерлык пунктына Куралово участок хастаханәсе участок мөдире Геннадий Васильевич Малов һәм шәфкать туташы Илсөяр Наил кызы Вәлиева килеп тә авыруларны кабул итәләр. Үпкә, йөрәк эшчәнлеген, кан басымын тикшереп торалар. Геннадий Васильевич һәрчак дөрес диагноз куя һәм шуннан чыгып дәвалау курсын билгели. Авыл халкының байтагына Куралово участок хастаханәсенә барып та укол кадатырга яки система куйдырып кайтырга туры килә. Шунысын да әйтергә кирәк, кайчан гына барсаң да, биредәге тәртип һәм чисталыкны күреп сокланасың. Әлбәттә инде, монда санитаркалар Наталья Алексеевна Владимирова белән Нина Петровна Порфишина, шәфкать туташлары Илсөяр Наил кызы Вәлиева, Ирина Николаевна Халатова һәм табиб Геннадий Васильевич Маловның тырышлыгы чиксез зур.
Олы хөрмәткә лаек Геннадий Васильевичка никадәр генә рәхмәт әйтсәк тә аз булыр кебек. Ул үзенең бөтен гомерен кешеләрне дәвалауга багышлады. Озак еллардан бирле тирә-як авыл халкына хезмәт күрсәтә. Аңа кайчан гына килсәң дә, бөтен эшен ташлап, авыруга ярдәм итә, хәлен җиңеләйтергә тырыша. Башта барысын да җентекләп сораша, тынычландыра, аннары гына дәвасын билгели. Андыйлар турында табиб булып туган ул диләр.
Халык арасында профилактик эш алып баруга да зур игътибар бирә. Ул янына үзе кебек оста, мәрхәмәтле, чын профессионал медицина хезмәткәрләрен туплаган.
Кешеләр сәламәтлеге өчен җаннарын кызганмаучы бу фидакарь затларга нинди генә рәхмәт сүзләре әйтсәң дә аз булыр кебек. Ходай аларга исәнлек-саулык, бәхетле озын гомер бирсен иде. Халык сәламәтлеге сагында торучы шундый кешеләр булганда бөтен авырлыклар онытылган кебек була.
Әҗмәр авылы халкы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев