Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гүзәл затларыбыз бәйрәме

Халыкара 8 Март бәйрәме алдыннан район башлыгы Камил Нугаев хатын-кызларыбызны җылы котлады.

Район Советы, башкарма комитет һәм шәхсән үз исемемнән, диелә котлауда, барлык гүзәл затларыбызны язның иң кояшлы бәйрәмнәренең берсе - 8 Март белән тәбрик итәм. Бу бәйрәмнең табигатьнең кышкы йокыдан уянып килгән мәлендә билгеләп үтелүе тирән мәгънәгә ия. Хатын-кызларыбызга бар матурлык, бөтен күркәм сыйфатлар кояшлы яздан күчкән кебек.
Тормышыбызга ямь һәм нур өстәүче, безне төрле эшләргә рухландыручы, гаилә учагын саклаучылар да бит әле алар. Төрле тармакларда эшләп, алар производствога үзләреннән зур өлеш кертәләр. Эш-мәшәкатьләре күп булса да, балалар тәрбияләү, гаиләнең тотрыклылыгын саклау да хатын-кызларыбызга йөкләнгән. Табигать аларга кешелеклелек, изгелек кебек иң кирәкле сыйфатларны мул итеп биргән. Хатын-кызларыбызны тормышыбызның ныклы терәге, дип тә юкка гына әйтмиләрдер.
Һәр хатын-кыз олы хөрмәткә лаек, диелә котлауда. Кылган игелекләре өчен аларга никадәр генә рәхмәт әйтсәң дә аз булыр сыман. Без аларны бәйрәмнәрдә генә түгел, көн саен кадерләрен белеп яшәргә тиеш.
Район башлыгы хатын-кызларга бәхет, исәнлек, имин тормыш, барча хыял-теләкләренең чынга ашуын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев