Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гусиха сабаклары

Гусиха авылында район авыл хуҗалыгы предприятие җитәкчеләренең семинар-киңәшмәсе үтте. Анда терлекләрне кышлату чорына күчерү һәм хуҗалык алып баруның кече формаларын үстерү турында сүз барды. Бу авыл чараны үткәрү өчен юкка гына сайланмаган, чөнки монда уңышлы эшләүче хуҗалар җитәрлек. Ислам Хәйдәров крестьян (фермер) хуҗалыгы даими рәвештә терлекчелектә югары күрсәткечләргә ирешә. Агымдагы...

Гусиха авылында район авыл хуҗалыгы предприятие җитәкчеләренең семинар-киңәшмәсе үтте. Анда терлекләрне кышлату чорына күчерү һәм хуҗалык алып баруның кече формаларын үстерү турында сүз барды.
Бу авыл чараны үткәрү өчен юкка гына сайланмаган, чөнки монда уңышлы эшләүче хуҗалар җитәрлек. Ислам Хәйдәров крестьян (фермер) хуҗалыгы даими рәвештә терлекчелектә югары күрсәткечләргә ирешә. Агымдагы ел да уңышлы булган: барлык күрсәткечләр буенча диярлек үсеш күзәтелә. Терлек азыгын җитәрлек күләмдә хәзерләү терлекләрне уңышлы кышлатырга мөмкинлек бирәчәк. Сөт сатудан кергән акча көндәлек проблемаларны хәл итәргә дә, терлекләрнең баш санын арттырырга, фермаларны үзгәртеп корырга һәм яңа техника сатып алырга да мөмкинлек бирә.
Семинарда катнашучылар шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалык башлыгы Александр Королёвның яңа ферма төзелешендә дә булдылар. Төзелешне тәмамлагач ул терлекләрнең баш санын арттырып, "ТР гаилә фермалары" проектында катнашырга җыена.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев