Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гражданлыкны яңарту турында

Узган ел ахырында "Россия Федерациясе гражданлыгы турында" Федераль законга үзгәрешләр кертү турында" Федераль закон үз көченә керде. Бу үзгәрешләр нидән гыйбарәт?

Марина Князева,
РФ Федераль миграция хезмәте Идарәсенең ТР Спас районы территориаль бүлек инспекторы, эчке эшләр хезмәте лейтенанты.
Бу закон Россия Федерациясе территориясендә яшәүче түбәндәге категория гражданнарның хокук статусын көйләүгә юнәлдерелгән: РФ гражданины паспортын 2002 елның 1 июленә кадәр алган, соңрак гражданлык эшләре буенча вәкаләтле органы РФ гражданлыгы булуын билгеләгән, чит ил гражданлыгына ия булып та, чит илдә яшәү хокукы биргән гамәлдәге документы булмаган элеккеге СССР гражданнары; Россиядә яшәү өчен 2012 елның 1 ноябренә кадәр килеп, тиешле тәртиптә РФ гражданлыгын алмаган элеккеге СССР гражданнары һәм аларның балигъ булган һәм балигъ булмаган балалары.
Бу закон буенча, РФ гражданлыгыннан баш тарткан гражданнар, тиешле шартлар булган очракта, бу гражданлыкны гомуми нигездә генә түгел, гадиләштерелгән тәртиптә дә яңарта ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев