Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әгәр ышанычны акламаса

Болгарда яшәүче илле өч яшьлек берәүне суд залында ук кулга алдылар һәм ирегеннән мәхрүм итеп, өч айга колониягә озаттылар. Моннан алда законсыз рәвештә утлы корал саклаган өчен аңа карата шартлы рәвештә ел ярым иреген чикләү турында карар чыгарылган була. Ләкин бу кеше даими рәвештә куелган тәртипне боза һәм шуңа күрә...

Болгарда яшәүче илле өч яшьлек берәүне суд залында ук кулга алдылар һәм ирегеннән мәхрүм итеп, өч айга колониягә озаттылар. Моннан алда законсыз рәвештә утлы корал саклаган өчен аңа карата шартлы рәвештә ел ярым иреген чикләү турында карар чыгарылган була. Ләкин бу кеше даими рәвештә куелган тәртипне боза һәм шуңа күрә өстәмә чикләүләр һәм тыюлар кулланыла. Ни кызганыч, шуннан соң да ул төзәлү юлына басмый, нәтиҗәдә аны колониягә озатырга мәҗбүр булалар.
Спас районы буенча җинаять-башкару инспекциясе филиалы җитәкчесе Дмитрий Купоросов хәбәр иткәнчә, агымдагы ел башыннан җинаять кылган 110нан артык кеше ирекләреннән мәхрүм ителмичә генә җәзага тартылган. Аларның күбесенә шартлы җәза бирелгән, 18 кеше - мәҗбүри, ә өч кеше төзәтү эшләренә җибәрелгән. Алар барысы да җинаять-башкару инспекциясендә исәптә торган һәм хаталарны кабатламау өчен тагын бер мөмкинлек бирелә. Суд аларга аерым бурычлар йөкли һәм аларны сынау вакыты беткәнче төгәл сакларга кирәк.
Ләкин тәҗрибә күрсәткәнчә, аларның барысы да үзләре өчен тиешле нәтиҗә ясамый һәм җәзаларны үтәү тәртибен бозалар. Мондыйлар өчен судка өстәмә бурычлар турында күрсәтмә, сынау срогын озайту яки бетерү, ирегеннән мәхрүм итү турында җәза бирелә. Быел, мәсәлән, сынау срогы 23 кешегә озайтылды, аларның 13енә өстәмә бурычлар куелды, дүрт кешенең шартлы җәзасы бетерелде, ә өч кешегә карата мәҗбүри эш ирекләреннән мәхрүм итү белән алыштырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев