Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Фермерлар белән очрашты

    Үткән чәршәмбедә безнең районда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе, " 2008-2012 елларда Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү" республика максатчан программасын тормышка ашыруны контрольдә тоту буенча комиссия рәисе Валерий Васильев булып китте.

    Килүнең максаты- бездә кече фермаларның үсешен,эшләрнең барышын тикшерү иде. Екатериновкадан Фәргат Мөхәммәтов, Бугровкадан Рамил Хәбибуллин, Приволжскидан Таһир Хәлиуллин, Ржавецтан Сергей Юрковлар терлекчелек белән җитди шөгыльләнә башладылар, терлекләрнең баш санын һәм продукция җитештерүне арттырырга тырышалар. Алар белән әңгәмә барышында төрле мәсьәләләр каралды.
    Аерым алганда, фермалар төзелеше күпмегә төшкән, продукцияне ничек һәм кемгә саталар, терлек азыгын каян сатып алалар, юлларның торышы һәм күп кенә башка проблемалар турында сүз барды.
    Кайбер кыенлыкларга карамастан, фермерлар ирешелгәннәр белән генә тукталып калмауларын әйттеләр. Таһир Хәлиуллинның, мәсәлән, хәзерге вакытта 25 баш мөгезле эре терлеге бар (10 савым сыеры һәм 15 баш бозау). Ферма белән янәшә генә заманча теплица төзергә уйлый, монда яшелчә культуралары үстерергә исәпли. Таһир хатыны белән бергә үз хуҗалыгын үрнәк тәртиптә тота, терлекләрне җиренә җиткереп карый.
    Фермерлар бу көнне күп нәрсәләр турында сөйләштеләр. Республика Дәүләт Советы вәкиле аларны игътибар белән тыңлап, проблемаларны хәл итәргә вәгъдә бирде.
    Валерий Васильев бу көнне халыкны кабул итте һәм аңа җир закончалыклары буенча шактый гына сораулар бирелде. Халыкны кабул итүдә район башлыгы Камил Нугаев та катнашты. Куелган сорауларга тиз арада җавап биреләчәк.
    Рәсемнәрдә: Хәлиуллиннар фермасында.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: