Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Фаразлар статистика күзәтүеннән соң ясала

2009 елның 14 февралендәге РФ Хөкүмәте боерыгы нигезендә, хуҗалык итүче субъектларның барлык категорияләренә 2011 елгы эш нәтиҗәләре буенча федераль статистика күзәтүен үтәргә кирәк булачак. Тикшерүнең максаты - тармакара элемтәләрне һәм икътисад структурасын бөтен яктан чагылдыручы мәгълүмат алу. Ә бу исә социаль-икътисади тармакта дәүләт прогнозларын ясау өчен кирәк.

Валентина Сейчасова,
Росстатның ТР буенча Спас районындагы белгеч-эксперты.
Коммерция оешмаларын (эре һәм урта предприятиеләр) тоташ тикшерәчәкләр. Кече предприятиеләр, бюджет оешмалары һәм физик затларның (шәхси эшмәкәрләр, нотариуслар һәм адвокатлар) кайберләре генә тикшерелә. Юридик затлар үзләре тиешле үрнәктәге отчёт бланкларын тутырып, аларны район, шәһәр статистика бүлегенә китерергә тиеш (басма яки электрон рәвештә). Шәхси эшмәкәрләрне, нотариусларны һәм адвокатларны интервью алучы экспертлар сораштырачак.
Эре һәм урта предприятиеләр өчен отчётның төрле бланклары эшләнгән (55 төрдән оешма үз эшенең юнәлешеннән чыгып, берсен генә тутыра); кече предприятие, бюджет оешмалары, шәхси эшмәкәрләр өчен унификацияле отчёт формалары эшләнгән. Барлык бланкларның үрнәкләре Татарстанстатның рәсми сайтында урнаштырылган (www.tatarstanstat.ru сайтының "Федеральное статистическое наблюдение затраты - выпуск за 2011 год" бүлегендә).
Отчётны тапшыру вакыты да төрле категорияләр өчен төрлечә: эре һәм урта предприятиеләр, шулай ук йорт хуҗалыкларына хезмәт күрсәтүче коммерцияле булмаган оешмалар отчётны 1 апрельгә кадәр, ә кече предприятиеләр, бюджет оешмалары һәм шәхси эшмәкәрләр 2012 елның 5 апреленә кадәр тапшырырга тиеш.
Тикшерүдә катнашучы предприятиеләр 2011 ел дәвамында товарлар (эшләр һәм хезмәт күрсәтү) җитештерүгә һәм сатуга киткән чыгымнарны икътисадый эшчәнлек (ОКПД) төрләре буенча продукциянең гомумроссия классификаторына нигезләнеп ачыклап язарга тиеш. Отчётны тутыру өчен төп мәгълүматлар беренчел бухгалтер отчётларыннан алына: әйләнеш-сальдо ведомосте (оборотно-сальдовая ведомость), журнал-ордерлар һәм накладнойлар.
Отчёт формаларын тутыру респондентлардан беренчел бухгалтер документларын эшкәртүгә өстәмә хезмәт таләп итәчәк. Ә алынган мәгълүматлар исә предприятиенең чыгымнар структурасын анализлау һәм аны оптимальләштерү өчен зур әһәмияткә ия булган база булачак. Бу тикшерү эчке аудит үткәрелмәгән предприятиеләр өчен бик файдалы.
Тикшерүдә катнашу мәҗбүри. Статистика мәгълүматларын тапшыру тәртибен бозу, шулай ук дөрес булмаган статистика мәгълүматларын тапшыру Россия Федерациясенең административ хокук бозулар Кодексының 13.19 маддәсе, шулай ук "Дәүләт статистика отчётларын тапшыру тәртибен бозган өчен җаваплылык турында" РФ Законының 3 маддәсе билгеләгән җаваплылыкны күздә тота.
Дәүләт статистика органнары "Россия Федерациясенең рәсми статистик учёты һәм системасы турында" һәм "Персональ мәгълүматлар турында" Федераль законнар белән алынган мәгълүматларның конфиденциаль булуына гарантия бирә. Тикшерү барышында алынган мәгълүматлар федераль дәрәҗәгә берләштерелгән рәвештә җибәреләчәк.
Бланкларны тутыру процедурасын гадиләштерү буенча Росстат зур эш башкарды. Автомат мәгълүмат-эзләү системасы ("словник") эшләнде. Ул ачык файдалануда Росстатның (www.gks.ru сайтының "Разработка базовых таблиц "затраты-выпуск» бүлеге) һәм Татарстанстатның (www.tatarstanstat.ru сайтының "Федеральное статистическое наблюдение затраты - выпуск за 2011 год" бүлеге) рәсми сайтларында бар. Шунда ук "1С: обследование затрат предприятий" махсус программа продуктын да табарга мөмкин. Бу программаны Интернеттан алырга техник мөмкинлеге булмаган предприятиеләргә ул түләүсез, компакт-дискларда биреләчәк.
Күзәтү үткәрүгә кагылган барлык сораулар буенча Татарстанстатка - финанслар, региональ счётлар һәм баланслар бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Төгәл мәгълүматны аның сайтында яки Дәүләт статистикасының Федераль хезмәте сайтында табарга мөмкин.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев