Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Евгений Бурдинның яңа китабы

2нче шәһәр мәктәбендә Евгений Бурдинның "Волжский каскад ГЭС: триумф и трагедия России" дигән яңа китабының презентациясе булды.

Укучыларыбыз бу автор белән газетабызда чыккан язмалары буенча таныш: районның кайбер авыл тарихына багышланган язмалары да, шулай ук "Волжская Атлантида: трагедия великой реки" һәм "Гидростроительство в России: от самарского долгостроя к большой Волге (1930-1980г.г.) китаплары да зур кызыксыну уятты. Бу китапларында ул бөек елганың ничек итеп сусаклагычка әйләнү тарихын гына сурәтләп калмыйча, вакыйганы укучылар өчен мөмкин булганча тулырак һәм объектив яктыртырга тырыша.
Евгений Анатольевич - тарих фәннәре кандидаты, Ульяновск педагогия университеты тарих факультетының музейларны өйрәнү кафедрасы доценты. Үзе дә шул ук университетның тарих факультетын тәмамлаган.
Кунакларны аның белән коррекция мәктәп-интернаты директоры Алексей Корчагин, архив бүлеге мөдире Рузания Низамова таныштырды. Евгений Анатольевич барысына да аңлаешлы итеп үзенең яңа китабы турында сөйләде һәм сорауларга җавап бирде.
Киң чыганаклар комплексы нигезендә ул беренче тапкыр "Зур Идел" схемасын тормышка ашыруга, шул исәптән Идел гидроузелларын коруны оештыру процессына анализ ясаган. Автор гидрокорылмаларны төзегәндә ГУЛАГ тоткыннары хезмәтеннән мәҗбүри файдалану, территорияләрне су басуга хәзерләү кебек башка сорауларны да игътибарсыз калдырмаган. Бу эшләрнең барысында да бөек елганың язмышы турында борчылу ярылып ята.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев