Җәмгыять
Эшләмәгән өчен – колониягә...
Суд карары буенча Болгарда яшәүче өч кешенең җәзасы кырысландырылды. Бу турыда редакциягә Спас районы җинаять җәзаларын башкару инспекциясе филиалы җитәкчесе Дмитрий Купоросов хәбәр итте.
Аерым алганда, ике хатын-кыз агымдагы елның август аенда үзләре белән яшәгән ир-атларга пычак белән кадаган өчен хөкем ителгән. Икесенә дә иректән мәхрүм ителмичә, мәҗбүри эш рәвешендә...
Суд карары буенча Болгарда яшәүче өч кешенең җәзасы кырысландырылды. Бу турыда редакциягә Спас районы җинаять җәзаларын башкару инспекциясе филиалы җитәкчесе Дмитрий Купоросов хәбәр итте.
Аерым алганда, ике хатын-кыз агымдагы елның август аенда үзләре белән яшәгән ир-атларга пычак белән кадаган өчен хөкем ителгән. Икесенә дә иректән мәхрүм ителмичә, мәҗбүри эш рәвешендә җәза бирелгән. Җәза срогын Болгар шәһәр башкарма комитетында үтәргә кирәк булса да, хатын-кызлар анда эшләүне кирәк тапмаганнар. Нәтиҗәдә җинаять җәзаларын башкару комиссиясе судка мөрәҗәгать иткән һәм алар иректән мәхрүм ителеп, колония -поселениегә жибәрелгәннәр.
Балигъ булмаган балаларына алимент түләүдән качып йөргән шәһәр кешесе август аенда мировой суд тарафыннан төзәтү эшләренә билгеләнә һәм дәүләт файдасына 5 % хезмәт хакы тотып калу турында карар чыгарыла. Ләкин ул эшкә урнашмый, шунлыктан җинаять җәзаларын башкару комиссиясе тәкъдиме буенча иректән мәхрүм ителеп, колония-поселениегә җибәрергә хөкем ителде.
Үзләренә бирелгән җәзаны төрле сәбәпләр аркасында тиешенчә үтәмәгән кешеләрне шундый язмыш көтә. Бәлки бу алар өчен генә түгел, башкалар өчен дә сабак булыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев