Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Энциклопедия – безнең тарихыбыз ...

Шушы көннәрдә балалар сәнгать мәктәбе залында "Болгар шәһәре һәм Спас районы энциклопедиясе"н тәкъдим итү тантанасы булды.

Владимир КОРНИЛОВ

Бу кичтә сәнгать мәктәбе залында буш урын калмаган иде. Шәһәр һәм район өчен зур әһәмияткә ия булган әлеге чарага шәһәр һәм авыллардан байтак халык җыелган, кунаклар, шул исәптән "Татарстанның элиталы орлыклары" ассоциациясе Генераль директоры Юрий Еров, Спас районы якташлык җәмгыяте президенты, "Ватаным Татарстан" газетасының бүлек мөдире Камил Сәгъдәтшин, техник фәннәр кандидаты, профессор Эльмас Нуруллин, хезмәт ветераны Николай Юнусов, туган якны өйрәнүче Николай Марянин, Татар энциклопедиясенең җаваплы редакторы Гомәр Сабирҗанов һәм башкалар килгән иде.

Бу китап безнең районга мөнәсәбәте булган һәр кеше өчен кадерле. Китапта туган ягыбыз тарихы, борынгы һәйкәлләр, халык хуҗалыгының төрле тармакларында эшләгән һәм эшләүче кешеләр турында язылган. Аларның һәркайсы туган ягыбызны үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән.

Район башлыгы, энциклопедиянең редакция советы рәисе Камил Нугаев җыелган халыкны әлеге вакыйга белән котлап, бу китапны чыгару идеясе белән хезмәт ветераны, Татарстан Республикасының атказанган табибы Фиркат Галимов мөрәҗәгать итте, соңыннан аның бу фикерен җәмәгатьчелек тә хуплады, дип искә төшереп үтте.

- Безнең район, безнең як тарихы бик уникаль, үзенчәлекле, - дип билгеләп үтте район башлыгы. - Моның шулай булуын дөнья таныды. Без инициатив төркемгә, мәгълүмат туплау буенча җентекле эш алып баручыларга, бу китапны дөньяга чыгаруга ярдәм иткән һәр кешегә рәхмәт белдерәбез. Бу бик зур хезмәт, мондый басма өстендә зур институтлар эшли. Бездә исә берничә кешедән торган төркем җиң сызганып эшкә кереште һәм барысын да җиренә җиткереп үтәде...

Безнең энциклопедиянең баш редакторы Гомәр Сабирҗанов халыкны яңа гына басылып чыккан Татар энциклопедиясенең алтынчы томы белән таныштырды һәм аны район китапханәсенә бүләк итеп тапшырды. Шунысын да әйтергә кирәк, Гомәр Сәлах улы әле тагын Татар энциклопедиясенең җаваплы редакторы да.

- Республикада мондый басманы чыгарып карарга теләүчеләр булды, - диде ул. - Әмма шәхси формадагы бу китаплар профессиональ яктан караганда алай ук камил килеп чыкмады. Шунысын әйтә алам: Спас районы энциклопедиясе башка басмалардан нык аерыла, чөнки ул югары сыйфатлы итеп эшләнгән. Моны Татар энциклопедиясенең сеңлесе, дип атарга була. Шуның өчен Җәмил Мөхәммәтшин, Виктор Владимиров, Михаил Тюленев һәм башка активистларга рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.

Китап чыгару, тиешле документлар һәм белешмәләр туплауда армый-талмый эшләүчеләргә шулай ук Камил Сәгъдәтшин, хезмәт ветераннары Мәмдүдә Бикбулатова, Нина Борюшкиналарның рәхмәт сүзләрен ишетү дә күңелле булгандыр.

- Ирешелгәннәр белән чикләнергә уйламыйбыз, - диде Фиркат Галимов, - чөнки тормыш дәвам итә, анда көн саен үзгәрешләр булып тора, әлеге басмага өстәмәләр дә кертелергә мөмкин...

Энциклопедияне әзерләүдә актив катнашучыларга һәм иганәчеләргә район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды. Соңыннан үзешчән артистла

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: презентация “Болгар шәһәре һәм Спас районы энциклопедиясе”