Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дәүләт техник каравы үтәргә кирәк

"Булгар" "Востокзернопродукт" ААҖнең Тукай бүлеге базасында район авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре һәм белгечләре өчен үзйөрешле техникага дәүләт техник тикшерүе үткәрелде.

Билгеле булганча, дәүләт техник тикшерүе үтү үзйөрешле техника хуҗалары өчен мәҗбүри гамәл булып тора. Мондый контроль техниканы имин кулланырга мөмкинлек бирә, ә дәүләт теркәве һәм иминиятләштерү учётка куюны тәртипкә сала һәм юл-транспорт авариясе булган очракта тиешле документлар тутыруны җиңеләйтә.
Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә шактый күләмдә иске техника бар. Алардан башка кыр эшләрен башкарып чыгып булмый, ә тиешле ремонт өчен акча җитмәве зур кыенлыклар тудыра. Ремонт үткәргәндә экономия ясау кызу эш вакытларында техниканың ватылуына һәм хәтта төрле бәхетсезлекләргә китерергә мөмкин.
Безнең районда да мондый кимчелекләр очрый, шуңа карамастан кайбер җитәкчеләр дәүләт техник тикшерүен үтүгә тиешле игътибар бирмиләр, дип билгеләп үтте бу чара барышында ТР Дәүләт техник күзәтчелегенең район бүлеге җитәкчесе Николай Яганов.
Быел дәүләт техник каравы иске тәртип буенча үткәрелә. Һәр машинада дәүләт теркәү билгесе булып, аның күрсәткечләре (яктырту приборлары, руль идарәсе һәм тормоз системасы) тиешле таләпләргә туры килергә тиеш. Җаваплы җитәкчеләр техниканы ремонтлау эшенә инде көзен үк керешкәннәр. Ә кышкы салкыннардан соң механизаторларга иминлек техникасы таләпләрен саклап, тиешле урыннарны боздан чистартырга, нефть үткәргечләрнең герметиклыгын тикшерергә кирәк.
"Булгар" "Востокзернопродукт" хуҗалыкларында барлыгы 25 үзйөрешле техника исәпләнә. Монда аларның техник торышына зур игътибар биреп, тиешле документларны вакытында рәсмиләштерәләр. Техниканың барысы да диярлек төзәтелгән, кырга чыгарга әзер. Бу эштә механизаторларның өлеше зур.
Бүгенге көндә механизаторлар заманча техникага да (агрофирмада биш "Нью Холланд" тракторы, ике "Маккормик", "Атлес" һәм башкалар бар) үзләре хезмәт күрсәтә, ә күптән түгел генә моның өчен махсус үзәкләрдән белгечләр чакырып, шактый акча түләргә туры килә иде. Үзебездә чыккан, инде шактый эшләргә өлгергән тракторларга да көздән үк зур игътибар бирелгән.
- Механизаторлар үзләренә тапшырылган техникадан җитештерүчән файдаланып, ремонтны вакытында башкаралар, - диде баш инженер Мансур Сафин. - Заманча техникада эшләүчеләрдән Танкеевкадан Алексей Козловны, Кураловодан Дмитрий Сомовны билгеләп үтәсем килә. Ә үзебездә чыгарылган тракторларда эшләүчеләрдән аеруча Кураловодан Алексей Трифонов тырышып эшли. Кышын ул үз техникасын ремонтлау белән беррәттән, фермада азык төяп торды. Аның яз көне дә эше җитәрлек булачак.
Чара барышында авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләренең игътибары чәчүлек материалын һәм агулау машиналарын хәзерләүгә, субсидияләр алу өчен документлар рәсмиләштерүгә, хезмәтне саклау таләпләрен җиренә җиткереп үтәү һәм башка мәсьәләләргә юнәлдерелде.
Рәсемнәрдә: М. Сафин һәм Д. Сомов; А. Трифонов; техника әзерлек сызыгында.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: техника

2
X