Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дәүләт программасы буенча

Узган елда пенсияләрне дәүләт белән бергә финанслау программасына 150 кеше гариза бирде. Барлыгы бу программада районның 547 кешесе катнаша. Узган елда алар үзләренең пенсия счетларына 1610 мең сум акча керттеләр, бу 2011 елгы взнослардан 570 мең сумга артык. Узган елның 1 июленнән, Федераль закон нигезендә, пенсионерлар үзләре җыйган акчаны ала...

Узган елда пенсияләрне дәүләт белән бергә финанслау программасына 150 кеше гариза бирде. Барлыгы бу программада районның 547 кешесе катнаша.
Узган елда алар үзләренең пенсия счетларына 1610 мең сум акча керттеләр, бу 2011 елгы взнослардан 570 мең сумга артык.
Узган елның 1 июленнән, Федераль закон нигезендә, пенсионерлар үзләре җыйган акчаны ала башладылар (аларның яшь буенча яки льготалы эштә эшләү сәбәпле, вакытыннан алда пенсия билгеләнү хокукы булган очракта).
Программага 14 яше тулган һәр Россия кешесе керә ала. Взнослар үзегез теләгәнчә - ай саен яки елына бер тапкыр түләнә, моны предприятиегезнең бухгалтериясе яки теләсә кайсы банк аша эшләргә мөмкин. Өстәмә иминиятләштерү взносларын өйдән чыкмыйча гына, пластик кредит картасын кулланып, ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша түләргә була.
Пенсия фонды исегезгә төшерә, пенсияне дәүләт белән бергә финанслау программасында катнашу өчен сигез айдан кимрәк вакыт калып бара. Моның өчен беренче взносны 2013 елның 1 октябреннән соңга калмыйча түләргә кирәк. Пенсияне дәүләт белән бергә финанслау программасы, елына 2000 сумнан алып 12000 сумга кадәр беренче взносны түләгәннән соң, ун ел дәвамында башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев