Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Черкиләр тынгы бирми...

Татьяна Смирнова. Быел көннәр бик иртә җылынды. Җылы белән бергә черкиләр дә бик күп чыга башлады. Бөҗәкләрне юк итү өчен тиешле чаралар күрмәгәнлектән, алар чамасыз үрчеп киттеләр. Урман яки су янында яшәүчеләргә бигрәк тә авыр. Кич белән бакчага чыгармын димә, хәтта алардан көндезез дә качып котылып булмый. Ничек кенә саклансаң...

Татьяна Смирнова.
Быел көннәр бик иртә җылынды. Җылы белән бергә черкиләр дә бик күп чыга башлады. Бөҗәкләрне юк итү өчен тиешле чаралар күрмәгәнлектән, алар чамасыз үрчеп киттеләр.
Урман яки су янында яшәүчеләргә бигрәк тә авыр. Кич белән бакчага чыгармын димә, хәтта алардан көндезез дә качып котылып булмый. Ничек кенә саклансаң да, өйгә дә керәләр, кыскасы, бер җирдә дә качып котылып булмый.
Бу хәл бер быел гына түгел, ел саен кабатлана. Аларны юк итүнең нинди дә булса чарасы бардыр бит инде. Дөрес, моның өчен акча кирәген дә мин яхшы аңлыйм. Ләкин шушы канэчкеч бөҗәкләрдән һәр җәйне халык җәфа чигә. Бигрәк тә балаларга читен. Балалар бакчасында урамда саф һавага чыгып кергәннән соң балалар тәнендә тешләнмәгән урын калмый. Нәтиҗәдә алар начар ашыйлар, йокламыйлар.
Черкиләрнең шулкадәр зур проблемага әйләнүен мин аңлап бетермим... Миңа кайбер районнарда булырга туры килде, алар моны белмиләр дә. Болгарга бөтен дөнья туристларын җәлеп итәргә торганда, бездә дә тәртип урнаштырырга кирәктер дип беләм.
Әлбәттә, кибет киштәләрендә черкиләргә каршы төрле чаралар тулып ята. Тик бу "химия" кеше өчен зыянлы һәм ул азга гына булыша. Шуңа күрә черкиләрне юк итү чараларын оештыручы булса, күп кеше үз акчасын да кызганмас иде дип уйлыйм.
Болгар шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев