Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чәчәк ат, туган авылым!

Бишенче ел рәттән өчкүллеләр тату гаилә кебек бергә җыелып, 1090 еллык тарихы булган туган авыл көнен билгеләп үтә.

Ирина Телицына.
"НЖ".
Бу бәйрәмдә туган авылына битараф булмаган һәр кешегә аз гына булса да көндәлек мәшәкатьләрдән арыну, рәхәтләнеп күңел ачу, бер-берсе белән аралашу мөмкинлеге бирелә. Бәйрәм авыл паркында, Чиста күлдән ерак булмаган урында үтә. Һәр кунакны ипи һәм чәк-чәк белән каршылыйлар, ә бәйрәм турында хәбәр авылга гына түгел, тирә-якларга да таралганга күрә, шактый халык җыела.
Чараның программасын да һаман төрләндереп торалар. Ел саен оештыручылар аңа нинди дә булса яңалык кертергә тырыша. Мәсәлән, быел теге яки бу өлкәдә үзләрен яхшы яктан күрсәткән авылдашларга йолдыз рәвешендә ясалган бүләкләр тапшырдылар. Шулай итеп, тулы бер Өчкүл йолдызлыгы барлыкка килде...
Бәйрәмне ачып җибәргәндә, авыл җирлеге башлыгы Нина Пырова авылның өлкән яшьтәге кешеләре, хезмәт ветераннары, ел әйләнәсендә авылда туган 13 сабый турында горурланып сөйләде. Гришиннар гаиләсендә беренче уллары Арсений дөньяга килгән, Кондратьевларның инде - дүртенче, ә Елена Шулдякованың бишенче баласы туган. Авылда эшләгән балалар бакчасы һәм урта мәктәп хезмәткәрләре дә балаларның тууына бик шат.
Яңа өйләнешүчеләргә "Мәхәббәт" дигән йолдызлар тапшырылды. Быел андый парлар дүртәү һәм сигез йөздән артык кеше яшәгән авыл өчен бу шактый яхшы күрсәткеч. Шулай ук туй маршын яңгыратып, иңгә-иң куеп дистәләгән ел яшәүче тугры парларны да котладылар.
Мәсәлән, Надежда белән Александр Маряниннарның быел мәрҗән туйлары - бергә яшәүләренә 35 ел тула, ә Александр белән Валентина Рыжевлар көмеш туйларын билгеләп үтәләр. Алар авылда туып-үсеп, үзләренең кече Ватанына тугры калган кешеләр. Шампан шәрабе белән күтәрелгән бокаллар һәм изге теләкләр аларның күңелендә иң күңелле хатирәләр уяткандыр...
Бәйрәмдә мәктәпне тәмамлаучылар, булачак беренче класс укучылары, тырыш хезмәтчәннәр дә игътибардан читтә калмады. Һәрберсе өчен җылы сүз дә, кечкенә бүләк тә табылды. Балалар бакчасы, мәктәп балаларының, "Девчата" төркеме, Альбина Филиппова, Сергей Лифантьев, Марина Яшина, Алексей Лаврентьев, Екатерина Гришиналарның чыгышы да һәркемнең күңеленә хуш килде.
Авылның иң актив кешесе Валерий Марянин, шулай ук Вилдан Шәфигуллин, Геннадий Ашмарин, Вера Вахромова хөрмәтенә дә күп җылы сүзләр әйтелде. Сергей Плаксин, Галина Столярова, Анна Никишина "Төзекләндерү" йолдызы белән билгеләп үтелделәр.
Бәйрәм озак дәвам итте, кичкә кадәр тирә-юньгә җырлар, музыка тавышы яңгырады. Шулай итеп, туган авылыбыз яши әле. Аның халкы да моның шулай булачагына чын күңелдән ышана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined