Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Чайка”га – ун ел

Ун ел элек көзге көннәрнең берсендә безнең шәһәрдә "Чайка" социаль балалар приюты эшли башлады. Галина Кузяева, приют директоры урынбасары.

Безнең приют балалар өчен ишекләрен ачып җибәргәннән соң, 1200дән артык бала анда реабилитация узды. Билгеле, эшләү дәверендә авырлыклар да, шатлык-кайгылар да булды, тик шуңа карамастан коллектив тулы тормыш белән яшәвен дәвам итә. Безнең иң мөһим бурычыбыз - авыр хәлдә калган балаларга ярдәм итү. Коллектив аларны ачык йөз белән каршы алып, һәр бала өчен чын күңелдән кайгыра, бездән киткәннән соң да аларның язмышы өчен борчылып тора. Бездә тәрбияләнгән балаларның күбесе инде үзләре әти-әни булды. Шулай да алар үзләренең тәрбиячеләрен онытмыйлар, кунакка килеп, телефоннан шалтыратып торалар. Ә бу исә безнең тырышлыкның юкка китмәгәнен күрсәтә.
Приют ачылганга ун ел тулу уңаеннан оештырылган бәйрәмдә хатирәләрне яңартып, эшнең ничек башланып китүе турында искә төшерергә мөмкин булды. Бәйрәмгә күпсанлы кунаклар чакырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Тюнёв чын күңелдән коллективны бу зур бәйрәм белән котлап, намуслы хезмәтләре өчен Людмила Анатольевна Колядага, Наталья Петровна Ярошевичка һәм Пётр Николаевич Фәсхетдиновка Мактау грамоталары тапшырды.
Приютның күпсанлы дуслары һәм иганәчеләре дә котлауларга кушылдылар. ТР Конституция суды аппаратының гомуми бүлеге мөдире Җәмилә Нәгыйм кызы Халәпова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Надежда Викторовна Шеронова, Изге Авраам каршындагы якшәмбе мәктәбе укытучысы Ирина Николаевна Гришина, шәхси сак предприятиесе җитәкчесе Александр Николаевич Клещёв та бу көнне коллективка җылы сүзләрен кызганмадылар. Гадәт буенча, кунаклар буш кул белән килмәделәр. Төрле уенчыклар, өстәл уеннары, китаплар, җиләк-җимешләр, келәм, автомат кер юу машинасы һәм башка бүләкләр - боларның барысы да бу көннең истәлеге итеп сакланачак. Ә Василий Александрович Кощеев безгә приют турында бик кызыклы фильм бүләк итте. Аларга, шулай ук балалар язмышына битараф булмаган беренче һәм икенче шәһәр, Антоновка, Никольск мәктәбе укытучыларына, укучыларга һәм ата-аналарга без чын күңелдән нык сәламәтлек, гаилә бәхете телибез.
Безнең ветераннар да бу көнне игътибарсыз калмадылар. Тамара Анатольевна Баскакова, Любовь Николаевна Дёмина, Валентина Николаевна Уфимцева, Алевтина Фёдоровна Шеронова, Любовь Сергеевна Сергеева, Михаил Алексеевич Федонин хөрмәтенә дә җылы рәхмәт сүзләре күп ишетелде. Кызыклы сәхнә номерлары хәзерләгән тәрбиячеләр, медицина хезмәткәрләре һәм балалар чыгышы аларның да, башка кунакларның да күңеленә хуш килде.
Бездә тәрбияләнүче Оксана Миронова Төркиядә үткәрелгән "Дөньяның кечкенә принцессалары-2011" бөтендөнья сәләт һәм матурлык конкурсында катнашып, "Дөньяның иң матур тавышы" исеменә лаек булуы да бу бәйрәмгә үзенчәлекле бер бүләк булды. Аңа кубок, таҗ һәм мактау лентасы бүләк иткәннәр. Исегезгә төшерәбез, бу елның апрелендә ул республика дәрәҗәсендә үткәрелгән шундый ук конкурста өченче урынны алган иде ("Иң матур тавыш" номинациясендә). Боларның барысы да безнең иганәчеләребез - ТР Конституция суды һәм район хакимияте ярдәме белән мөмкин булды.
Бу сәяхәттән Оксана күп хатирәләр белән кайтты. Киләчәктә дә ул уртак ярдәмебез белән музыка һәм җыр белән шөгыльләнә алыр дип өметләнәбез һәм аңа зур уңышлар телибез. Безнең күктә тагын да яктырак йолдызчыклар кабыныр дип ышанасы килә. Ә без, үз чиратыбызда, бөтен тырышлыгыбызны балаларның сәләтләрен үстерүгә биреп, аларны җан җылысы белән сугарып, тормышта дөрес юл табарга ярдәм итәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев