Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бурычны вакытында түлә

Спас район суды тарафыннан үзенең балигъ булмаган балаларына алимент түләүдән баш тартканы өчен шәһәр кешесенә карата чыгарган хөкем карары үз көченә керде. Әле 2003 елның маенда ук мировой суд чыгарган карар нигезендә, әлеге ир-ат үзенең ике улын тәрбияләүче ике хатынга тиешле алимент акчасы түләргә тиеш булган. Әмма ул алган табышын...

Спас район суды тарафыннан үзенең балигъ булмаган балаларына алимент түләүдән баш тартканы өчен шәһәр кешесенә карата чыгарган хөкем карары үз көченә керде.
Әле 2003 елның маенда ук мировой суд чыгарган карар нигезендә, әлеге ир-ат үзенең ике улын тәрбияләүче ике хатынга тиешле алимент акчасы түләргә тиеш булган.
Әмма ул алган табышын төрле юллар белән яшереп калырга маташкан яки киресенчә, эшкә урнашу турында уйлап та карамаган. Әлбәттә инде, эшләмәгәч, үз балаларын тиешенчә туендыру өчен бер тиен дә акчасы булмаган.
Бу кешенең ике баласына түләргә тиешле бурычы 138 мең сум җыелган.
Суд, Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 157 нче маддәсенең 1 нче өлешенә нигезләнеп, әлеге кешенең үз балаларына тиешле акчаны түләмәве өчен шартлы рәвештә ирегеннән алты айга мәхрүм итә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X