Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бурычлыга юл ябык

Агымдагы елның маеннан башлап Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе "Бурычыңны түләсәң, сиңа чикләр ачылыр" дигән акция уздыра. Игорь ТЮНЕВ, бүлек җитәкчесе, Россиянең Татарстандагы Федераль суд приставлары идарәсенең Спас районындагы суд приставлары бүлегенең өлкән суд приставы. Әлеге акциянең максаты - кешеләрнең бурыч түләмәү проблемасына игътибарын җәлеп итү. Нәкъ...

Агымдагы елның маеннан башлап Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе "Бурычыңны түләсәң, сиңа чикләр ачылыр" дигән акция уздыра.
Игорь ТЮНЕВ,
бүлек җитәкчесе,
Россиянең Татарстандагы Федераль суд приставлары
идарәсенең Спас районындагы суд приставлары бүлегенең өлкән суд приставы.
Әлеге акциянең максаты - кешеләрнең бурыч түләмәү проблемасына игътибарын җәлеп итү. Нәкъ менә шуның нәтиҗәсендә дәүләт бурычлары булган кешеләрнең Россиядән читкә чыгу хокукын чикләде дә инде.
Әгәр кемнең дә булса алимент йөкләмәсе, фатирга түләү яки салымнар буенча, шулай ук кредит оешмалары алдында бурычы булса, ул чит илгә ял итәргә яки командировкага берничек тә китә алмаячак. Бурычлыларны ил чигеннән кире борып кайтарачаклар. Мондый күңелсезлек килеп чыкмасын өчен, булган бөтен бурычларны суд приставларының структур подразделениеләрендә түләргә кирәк.
Теләге булган һәр кеше Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсендәге "Банк данных исполнительных производств" сайтына кереп мөстәкыйль рәвештә бурычы булу-булмауны тикшерә ала. Әлеге мәгълүматлар банкында физик һәм юридик затларга карата тиешле мәгълүмат тупланган. Кешенең исемен һәм фамилиясен, предприятие исемен һәм башкарма производствоның номерын күрсәтү белән бурыч турындагы мәгълүматларның барысы да экранда күренәчәк.
Бурычны түләгәннән соң ук кертелгән тыю бер-ике көн эчендә үк юкка чыгачак, дип тынычланмагыз. Россия Федераль сак хезмәтенең чик буе контроле департаменты идарәсендә документларны тутырып тиешле адресатка җибәргәнчегә кадәр шактый вакыт үтәргә мөмкин. Шуңа күрә бурычларны түләү турында алданрак кайгыртыгыз. Шунысын да әйтергә кирәк, кайберәүләр бурычлары аз булганга, аны түләмәгән яки түләргә оныткан. Бурыч бер суммы, яки йөз суммы, аны барыбер түләргә кирәк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X