Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бурдан кала – уттан калмый

Узган ел янгыннар нәтиҗәсендә китерелгән зыян ике миллион сумнан артык тәшкил иткән.

Янгын куркынычсызлыгы хезмәте хәбәр итүенә караганда, барлыгы 26 янгын очрагы теркәлгән (барысы да - торак секторында). Нәтиҗәдә шуның кадәр корылмага, 4 җиңел машинага зыян килгән, 8 баш мөгезле вак терлек, 80нән артык кош-корт янган. Ләкин иң фаҗигалесе - 3 кеше үлгән. Өч очракта да үлемнең сәбәбе - исерек килеш тәмәке тартканда ут белән саксыз кылану.
2010 ел белән чагыштырганда, янгыннар санының артуы борчу уята. Агымдагы ел әле башлануга карамастан, инде 4 янгын теркәлгән:
Антоновкада - берәү һәм Болгарда - өч. Боларның барысы да - янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәмәү нәтиҗәсе. Мәсәлән, узган ел гына бөтен каралты-курасы белән 980 йорт тикшерелеп, аларда 3240 закон таләпләрен бозу очрагы ачыкланган. Иң еш очрый торган бозулар - ягыла торган мичләрнең төтен юллары, электр чыбыкларының төзек булмавы, мич алдына тимер калайлар куелмавы, электр җиһазларында кулдан ясалган саклагычларны (предохранитель) куллану, газ баллоннарын бүлмәгә кертү һәм башкалар.
Моңа бәйле Спас районы буенча янгын күзәтү бүлеге хезмәткәрләре тагын бер кат исегезгә төшерә: ягылган мичләрне караусыз калдыру, мичне кабызу өчен тиз кабынып китә торган сыекчаларны куллану, мич озынлыгыннан арткан утыннар куллану, ягылган мичнең ишеген ачык калдыру; электр җылыту приборларын һәм электр җиһазларын (үтүк, калорифер, телевизор) озак вакытка кабызып калдыру, берничә электр куллангычны бер розеткага тоташтырып, челтәргә көч китерү тыела.
Бүлмәгә газ исе чыккан очракта шырпы яндырырга, утны кабызырга яки сүндерергә, бүлмәгә тәмәке тартып керергә ярамый. Боларның барысы да газның шартлавына һәм янгынга китерергә мөмкин. Газ чыгып торуын ачыклау өчен сабын эремәсе генә кулланырга ярый.
Гаражларда нормадан артык ягулык-майлау материаллары саклау (20 литр бензин һәм 5 килограмм май), ачык уттан файдаланып ремонт эшләрен үткәрү, двигательне җылыту өчен факел кабызу тыела.
Бу чараларның барысы да янгынны булдырмый калырга ярдәм итәчәк. Янгын сүндерүнең төп чаралары (ут сүндергеч (огнетушитель), комлы ящик, сулы мичкә) кул астында булган очракта, янгынны башланган чакта ук сүндерергә мөмкин. Шулай да аның бөтенләй булмавы хәерлерәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын сүндерү иминлек