Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Бу бәйрәмне ни өчен яратасыз?

    8 Март бәйрәмен бездә олысы да, кечесе дә көтеп ала һәм аңа һәр кеше алдан ук әзерләнә башлый. Бүген укучыларыбыз бу хакта үз фикерләре белән уртаклашалар.

    Татьяна Давыдова,
    пенсионер:
    - 8 Март - язның беренче бәйрәме, шуңа күрә мин аны көтеп алам. Карлар эреп чын-чынлап яз килүен сизми дә калырбыз. Язны яратмаган кеше бармы икән ул? Тизрәк бакчага чыгып, озын кыш көннәрендә сагынылган бакча эшләренә тотынасым килә...
    Бәйрәмне гадәттә туганнарыбыз, якыннарыбыз белән бергә билгеләп үтәбез. Быел кызым белән киявем кайтырга тиеш, ә менә оныгым Уфада армия хезмәтендә, ул кайта алмый. Чәчәкләр яратканга күрә, мин үзем чәчәк бүләк иткәннәрен яратам. Алар кыска гомерле булсалар да, хуш исләре, гүзәллекләре белән күңелгә рәхәтлек бирәләр.
    Елена Разина, Мәшгульлек үзәгенең өлкән инспекторы:
    - Безнең гаиләдә Халыкара хатын-кызлар көне - күңелле бәйрәмнәрнең берсе. Минем туган көнем дә беренче мартта. Шулай итеп, март ае ирем һәм улларым өчен истәлекле. Бу көнне һәрберсе хәленнән килгән кадәр мине сөендерергә тырыша. Кече улым Дима өйне җыештыра, идәннәр, савыт-саба юа, олысы Антон Казанда укый һәм аннан бүләксез кайтканы юк.
    Ирем гадәттә чәчәкләр бүләк итә. Кызыксынып, яңа рецепт буенча нинди дә булса салат ясап куя.
    Барча хатын-кызларына язның беренче бәйрәме белән котлап, бәхет, сәламәтлек, иминлек телим.
    Светлана Власова, фельдшер-акушер пункты мөдире (Антоновка авылы):
    - 8 Март бәйрәмен һәрвакыт түземсезлек белән көтеп алам, чөнки бу көнне туганнарымның һәрберсе мине җылы котлый. Билгеле, ирем дә, кызларым, кияүләрем дә бүләксез калдырмыйлар. Алар гадәттә йорт эшләрен җиңеләйтә торган кирәк-яраклар бүләк итәләр. Мәсәлән, узган ел сок чыгаргыч бүләк иттеләр. Әнием, каенанам, авылдашларым да котлыйлар. Башка шәһәр һәм авылда яшәүче таныш-белешләрем һәм туганнарым да онытмыйлар. Миндә дәваланган авылдашлар да алдан ук котлап куя.
    Үзем дә барлык туганнарымны һәм якыннарымны котларга тырышам. Бәйрәм алдыннан бөтен кешегә, аеруча хатын-кызларга, нык сәламәтлек, гаилә бәхете телим.
    Иван Айкин, кадет интернат-мәктәп каравылчысы:
    - Язның беренче бәйрәмен, сөекле хатын-кызларыбызны котлый торган бу бәйрәмне яратмый мөмкин түгел! Мин якыннарыма кечкенә генә бүләкләр, сувенирлар әзерләп куям. Хатынымны, кызларымны, оныгымны котламый калганым юк. Әниемнең бу көнне туган көне дә. Быел аңа 90 яшь тула, без аның юбилеенә Чуашиягә барырга җыенабыз.
    Барлык хатын-кызларыбызны яз бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм, барысына да гаилә бәхете, шатлык-сөенечләр телим.
    Илнур Фәйзиев, Иске Рәҗәп урта мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары:
    - Минемчә, бу бәйрәмне ирләр дә, хатын-кызлар да бер үк дәрәҗәдә якын итә. Дөрес, гадәти көннәргә караганда ирләр өчен 8 Март мәшәкатьлерәк була, тик бу күңелле мәшәкатьләр. Традиция буенча, хөрмәтле укытучы хатын-кызларыбыз өчен без бу көнне махсус концерт программасы әзерлибез, төрле уеннар һәм конкурслар үткәрәбез. Аларга иң яхшы теләкләребезне җиткерәбез, чын күңелдән эшләрендә зур уңышлар сәламәтлек, бәхет телибез.
    Ә өйдә хатыным ярата торган пылау пешерәм. Улларым Илназ белән Таһир да миңа ярдәм итәләр. Тәмле килеп чыкса, барыбыз бергә шатланабыз. Бу көнне йорттагы эшләрне үзебез башкарырга тырышабыз. Ә балалар бакчасына йөрүче төпчек улыбыз алдан ук әнисенә чәчәкләр ясый, шигырьләр өйрәнә. Шуңа күрә язның беренче бәйрәмен барыбыз да көтеп алабыз.
    Сүз дә юк, хатын-кызларга бер генә көн түгел, башка вакытта да даими игътибар күрсәтергә, аларны сакларга һәм якларга кирәк. Көндәлек тормышта без, ирләр, бу турыда еш кына онытып җибәрәбез.
    Илһам Кузнецов,
    Болгар шәһәр башкарма комитетының баш белгече:
    - Язның бу бәйрәмен көтеп алмаган кеше бармы икән? Чөнки хатын-кызларыбыз тормышка ямь өстәүче гүзәл затлар. Шуңа күрә барыбыз да бу бәйрәмне якын итәбез.
    Кагыйдә буларак, бу көнне хатыныма чәчәкләр бүләк итәм, оста пешекче булмасам да, хәлемнән килгәнчә бәйрәм табыны хәзерлим.
    Мин барлык хатын-кызларга да тормышларында иминлек, бәхет һәм шатлык, аларга бервакытта да авырлыклар күрергә язмасын иде дип телим.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: