Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Бригадада тәҗрибәле төзүчеләр генә эшли

"Спасагрострой" җәмгыяте коллективы җәй башыннан шәһәрдә өч катлы 12 фатирлы йорт төзи башлады. Бу йорт авария хәлендәге торакта яшәүче гаиләләрне күчерү өчен төзелә. Объектның гомуми смета бәясе 15 миллион сумнан артык тора, әлегә аның бишенче өлеше генә тотылган. Дамир Садыйковның комплекслы бригадасы эшчеләре көче белән йортның фундаменты эшләнгән, цоколь өлешен...

"Спасагрострой" җәмгыяте коллективы җәй башыннан шәһәрдә өч катлы 12 фатирлы йорт төзи башлады. Бу йорт авария хәлендәге торакта яшәүче гаиләләрне күчерү өчен төзелә.
Объектның гомуми смета бәясе 15 миллион сумнан артык тора, әлегә аның бишенче өлеше генә тотылган. Дамир Садыйковның комплекслы бригадасы эшчеләре көче белән йортның фундаменты эшләнгән, цоколь өлешен салып, подвалны плитәләр белән япканнар. Хәзерге вакытта биредә беренче катны эшлиләр.
Йортны заманча, матур итеп төзиләр, ул Болгар урамына ямь биреп торачак. Йорт газобетон блоклардан салына, аннары аны кирпеч белән тышлыйлар.
Әлеге объектта тәҗрибәле төзүчеләр эшли, алар моңа кадәр дә төрле йортлар төзеделәр, эш сыйфатыннан зарланучылар булмады. Быел, мәсәлән, алар район авылларында полиция хезмәткәләре өчен ике йорт эшләп бирделәр. Төзүчеләр һәр объектны тиешле вакытта эшләп тапшыралар, чөнки кешеләрнең түземсезлек белән көтүләрен алар яхшы аңлый.
Руслан Хәмидуллин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев