Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Борынгы ядкарьләр – ЮНЕСКО исемлегендә

Өченче көн күптән көткән яңалык ишеттек: Болгар тарихи-археологик комплексы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас объектлары исемлегенә 1002 номер булып кертелде. Бу карар Бөтендөнья мирас Комитетының шәйха Әл-Маясса бинт Хамад бен Хәлифә Әл Тани җитәкчелегендә Катарда үткәрелгән 38нче сессиясендә кабул ителде. Утырышта Париждагы ЮНЕСКО каршында Россиянең Даими вәкиллек Киңәшчесе Константин Волков һәм Президентның...

Өченче көн күптән көткән яңалык ишеттек: Болгар тарихи-археологик комплексы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас объектлары исемлегенә 1002 номер булып кертелде.
Бу карар Бөтендөнья мирас Комитетының шәйха Әл-Маясса бинт Хамад бен Хәлифә Әл Тани җитәкчелегендә Катарда үткәрелгән 38нче сессиясендә кабул ителде. Утырышта Париждагы ЮНЕСКО каршында Россиянең Даими вәкиллек Киңәшчесе Константин Волков һәм Президентның социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, Республика тарих һәм мәдәни ядкарьләрнең яңарыш фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе катнашты. Делегация составына шулай ук ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Мәдәният министры Айрат Сибгатуллин, Спас муниципаль район башлыгы Камил Нугаев һәм башка рәсми затлар керде. ЮНЕСКОның Болгар турындагы уңай карары борынгы ядкарьләрне карарга килүче туристларның санын күп тапкыр арттырыр, дип ышанасы килә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X