Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Болгарның сүнмәс йолдызы

Узган шимбә көнне борынгы Болгар җирендә "Ихос кардиа - йөрәк авазы" дип исемләнгән беренче ачык яшьләр Авраам фестивале үтте.

Владимир Корнилов.
"НЖ".
Фестивальдә Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы, Чистай һәм башка урыннардан килгән утыздан артык коллектив һәм башкаручы катнашты. Оештыручыларның сүзләре буенча, фестивальгә барлыгы өч йөзгә якын кеше, шул исәптән Ульяновск, Самара өлкәләре һәм башка төбәкләрдән кунаклар килгән.
Мондый фестивальләр үткәрү традициясе безнең районда 2006 елдан башланып китте. Нәкъ шул чакта Болгарда җирле һәм читтән килгән артистлар катнашында Раштуа һәм Пасха концертлары үткәрелә башлады. Алар һәрвакыт тулы зал тамашачылар җыя, мондый концертларда дуслык, бердәмлек, хөрмәт атмосферасы хөкем сөрә.
- Без күпмилләтле илдә яшибез, - дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Нугаев, кунакларга мөрәҗәгать итеп. - Һәр милләтнең үз теле, традицияләре, гореф-гадәтләре, культурасы, дине була... Тик бу безгә тату һәм тыныч яшәргә комачауларга тиеш түгел. Мондый фестивальләр төрле милләтләрне тагын да якынайта, бер-беребезне тагын да яхшырак аңларга ярдәм итә. Фестивальгә - хәерле юл, ә сезгә иҗади уңышлар телим!
Рухани Владимир Головин да фестивальдә катнашучыларны чын күңелдән сәламләде.
- Борынгы Болгар җире - чын мәгънәсендә изге җир, - диде ул. - Монда күп милләтләрнең дине һәм культурасы барлыкка килгән. Нәкъ Болгар җирендә чиркәү белән мәчет бер җирдә урнашкан. Бу үзе тынычлык һәм милләтара дуслыкның символы булып тора. Без, православие динен тотучылар, күптән түгел үткән бәйрәмнәргә мөселман туганнарыбыз белән бергә шатландык, безнең бәйрәмнәрне дә бергәләшеп үткәрәбез. Барлык чаралар дуслык, бер-беребезгә хөрмәт хисе белән сугарылган була. Мәңге шулай булсын иде!
Быел Изге Авраам чиркәве яңадан эшли башлауга 25 ел тулды. Бу турыда сәхнәдән сөйләү-челәр күп булды. Бу чордагы чиркәү тормышын, шулай ук яшьләр бүлеге эшчәнлеген сурәтләгән махсус стендлар да күпләрнең игътибарын җәлеп итте.
Яшь башкаручылар бу көнне җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, башка чыгышлар да күп булды. Алар беркемне битараф калдырмады. Фестиваль караңгы төшкәч бик матур фейерверк белән тәмамланды.
Сәхнәдә «Движение» бию коллективы; район башлыгы Камиль Нугаев Владимир атакай белән сөйләше; Богдан Стрелков һәм Анастасия Пенькова башкаруында «Фәрештә» җыры яңгырый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев