Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Болгардагы балалар мәйданчыгы кемгә комачаулый?

Парктагы  балалар мәйданчыгын җимерә башлаганнар.

Шәһәрнең үзәк паркында әле күптән түгел генә  Спас инвалидлар җәмгыятенең «Бөтен балаларның да уйнарга хокукы бар» проекты буенча төзелгән балалар уен мәйданчыгы ачылган иде. Шушы көннәрдә генә яңа балалар мәйданчыгын булдыручылар мәйданчыкны инде җимерә башлаулары турында борчылып редакциягә мөрәҗәгать иттеләр.

Без мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәйданчык ачылуы турында язган идек инде. Биредә спорт һәм уен комплекслары, таган һәм башка нәрсәләр куелган. Объектлар пандус һәм өстәмә тотынгычлар белән тәэмин ителгән. Гомумән, монда барысы да физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар төрле уен элементларына бер кыенлыкларсыз килә алсын өчен махсус проектланган.

Реклама

– Комплекска беренче көннәрдән үк балалар күп җыелды, – ди районның инвалидлар җәмгыяте рәисе Татьяна Егорова. – Мәктәп укучылары төркемләп килә, туйганчы уйныйлар, ярышалар. Моңа шатланмый мөмкин түгел. Әмма бер нәрсә турында әйтергә кирәк. Барлык спорт һәм уен элементлары билгеле бер яшьтәге һәм авырлыктагы балалар өчен ясалган. Монда бер яшьтән җиде, өчтән унике яшьтәгеләргә исәпләнгән снарядлар бар. Димәк, балалар уйнаганда монысын да исәпкә алырга кирәк. Махсус таганда, мәсәлән, бары бер кешегә генә атынырга рөхсәт ителә. Ни кызганыч, кайбер уен элементларына җиде-сигезәр бала менеп утыра. Шул сәбәпле, инде кайберләре янтая да башлады. Мәйданчыкның беренче чиратта сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен ясалган булуын да истән чыгарырга ярамый. Күршедәге районнарда әлегә мондый уен мәйданчыгы юк. Димәк, бирегә урнаштырылган уен һәм спорт элементларын кадерләп саклау турында да ныклап кайгыртырга кирәк.

Якын араларда мәйданчыктагы элементларга махсус табличкалар беркетелеп, уен элементларының нинди шартларда кулланылырга тиешлеге турында мәгълүматлар күрсәтеләчәк. Әмма бу гына паркка кичләрен җыела торган малайлар һәм яшьләрне туктата алырмы икән? Үсеп килә торган буынга зурлар һәм хөрмәт казанган кешеләр, болай итәргә ярамый, ватылырга да мөмкин, дигән фикерне җиткерсә, бәлки файдасы булыр иде әле. Мондый мәйданчыкны безнең якларда ясамыйлар, хәтта республика буенча да эзләп таба алмыйсың. Болгар шәһәре паркына кую өчен аны бөтен Россия буйлап эзләгәннәр. Эзли торгач, Санкт-Петербургтагы бер фирманы табып, шуның белән килешү төзегәннәр. Болгардан 1242 километр ераклыкта урнашкан шәһәрдән алып кайтканнар безгә бу спорт һәм уен элементларын. Саклыйсы иде аларны!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X