Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Болгарда яшьләр форумы

Безнең районнан 50гә якын егет һәм кыз (аларның бер өлеше - Спас мөфтияте юлламасы буенча) "Сәләт" яшьләр форумы эшендә катнаштылар.

Алдан хәбәр ителгәнчә, ул рәсми рәвештә узган җомгада борынгы Болгар җирендә ачылды.
Бәйрәмне ачу тантанасында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең вице-президенты Җәүдәт Сөләйманов, ТР яшьләр эше, спорт һәм туризм министры урынбасары Андрей Кондратьев, академик Кев Салихов, археолог, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин, Россиянең атказанган артисты, Башкортостанның һәм Татарстанның халык артисты Идрис Газиев һәм башкалар катнашты.
Дәүләт гимннары астында, тантаналы рәвештә Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы һәм форум флаглары күтәрелде.
Район җитәкчелеге исеменнән форумда катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина, районның яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов, район мәгариф бүлегенең баш белгече Әлфирә Игламова сәламләде.
Алар барысы да яшьләргә сәламәтлек, иҗади уңышлар, Болгар җирендә көннәрне файдалы һәм нәтиҗәле үткәрүләрен теләделәр.
Форумда катнашучылар тарихи урыннарда экскурсиядә, Идел буенда булдылар, алар өчен төрле конкурслар, уеннар, викториналар, эстафеталар оештырылды. Шулай ук яшьләрне кызыксындырган мәсьәләләр буенча фикер алышуларда катнаштылар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X