Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Болгарда беренче тапкыр

    Алдагы ял көннәрендә Болгарда күптән түгел ачылган фестиваль - чаралар комплексының концерт мәйданында яшьләрнең беренче ачык Авраам фестивале булачак. Ул Изге Авраам чиркәвенең яшьләр бүлеге инициативасы буенча, православие диненә караган иҗат төрләрендә үз мөмкинлекләрен күрсәтү өчен оештырыла. Фестиваль программасына театр, поэтик жанр, формаль булмаган яшьләр иҗаты башкаручыларын керттеләр ( православие...

    Алдагы ял көннәрендә Болгарда күптән түгел ачылган фестиваль - чаралар комплексының концерт мәйданында яшьләрнең беренче ачык Авраам фестивале булачак.
    Ул Изге Авраам чиркәвенең яшьләр бүлеге инициативасы буенча, православие диненә караган иҗат төрләрендә үз мөмкинлекләрен күрсәтү өчен оештырыла. Фестиваль программасына театр, поэтик жанр, формаль булмаган яшьләр иҗаты башкаручыларын керттеләр ( православие рэпы, рок һ.б.). Чакыруны күпләр хуплап кабул итте, шул исәптән, безнең тыңлаучыларга яхшы таныш булган Казаннан "Веретено" коллективы, керәшеннәрнең "Бермәнчек" Дәүләт фольклор халык ансамбле киләчәк.
    Фестивальгә шулай ук Казан, Чистай, Түбән Кама, Алексеевск районы храмнарының яшьләр бүлеге вәкилләре килер дип көтелә.
    Шушында ук 1 июньдә 16 сәгатьтән җирле һәм республиканың башка районнары һәм шәһәрләре осталарының иҗади эшләреннән күргәзмә эшли башлый. Концерт 18 сәгатьтә башлана, ул беткәч, бәйрәм фейерверкы оештырыла.
    Киләчәктә бу фестивальгә тагын да күбрәк кешеләр чакырырга һәм башка регионнардан килгән иҗат коллективларын катнаштырырга уйлыйлар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: