Болан...
Әгәр тарихи заповедник булмаса, безнең районның визит карточкасы нинди булыр иде икән? Әлбәттә, Никольск авылы янындагы юлда ат сыннары һәм урман почмагындагы болан сыны булыр иде дип беләм.
Якташыбыз Анатолий Михайлович Филиппов бу сыннарны гаҗәеп осталык белән, гасырларга калырлык итеп ясаган! Кайчандыр Никольск авылы Мәдәният йорты түбәсенә куелган атларны хәтерлисезме? Күзеңне алмый карап торырлык матур иде бит. Мондый сыннар белән Мәскәүнең Зур театры гына горурлана ала торгандыр.
Юл буендагы атларны биегерәк урнаштырганнар, шуңа күрә аңа буй җитми. Ә менә болан үзен яклый алмаган. Юлчыларны шатландыру өчен куелган бу сыннар башка роль үтәр дип Анатолий Михайловичның башына да килмәгәндер. Хәзер яшь өйләнешүчеләр сәер гадәт уйлап тапканнар: язылышып чыккач, болан сыны янына килеп, аңа лента бәйлиләр. Бичара болан хәзер карачкыга охшап калган.
Лента гына бәйләсәләр ярый әле, кызып алган яшьләр боланга менеп үк атланалар. Менә ул "тарихи минутлар", әйдә, фотога төшер...
Уйланып гаҗәпләнеп куясың. Сынны ясаган оста, әйтерсең, барысын да алдан күргән, чөнки ул бүгенге көнгә кадәр бирешмичә, кешеләргә сәлам биреп кала! Ә бит бәхеткә дип лента бәйләгән күп кенә яшь парларның мәхәббәт җепләре нык булып чыкмады.
Хөрмәтле яшь парлар, мин сезгә мөрәҗәгать итәм. Тимәгез сез боланга. Әле тагын бик озак еллар ул юлда йөргән халыкны каршылап, озатып калсын. Сез башка традицияләр уйлап табыгыз. Мәсәлән, җәй көне агачлар, чәчәкләр утыртырга була. Юк, сезнең өчен бу авырдыр. Матур итеп биергә, вак акча чәчәргә һәм тагын бик күп нәрсәләр уйлап табарга мөмкин. Ләкин боланга тимәгез. Ул киләсе буыннарга да калырга тиеш.
Тагын бер киңәш. Кайчандыр авыл Мәдәният йорты түбәсен бизәп торган һәм хәзер кайдадыр күгәреп яткан атлар өчен постамент нигезенә таш салырга була. Ләкин инде постаменты биегерәк итеп эшләргә кирәк, буй җитәрлек булмасын. Бу авылның алтын куллы остасы Анатолий Михайлович Филипповка да һәйкәл булыр иде.
Василий Кощеев.
Болгар шәһәр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев