Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бездән аерылмагыз

Икенче яртыеллыкка язылу вакыты тәмамланырга аз вакыт калып барса да, күпчелек кеше район газетасына язылырга ашыкмый.

Бер яктан моны аңларга да була, чөнки хәзер кешеләр үзләренең бакчаларында эш белән мәшгуль, ә акчаны килеп чыккан башка ихтыяҗлар өчен тоталар. Ләкин районда булган хәлләр белән сезне якыннан таныштырып барган бердәнбер басма булган район газетасы турында да онытырга ярамый.
Безгә почта бүлегеннән бүгенге көнгә "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") газетасына 800дән артык кеше генә язылуын хәбәр иттеләр. Газетага язылу буенча уңай яктан 1нче Болгар урта мәктәбен, тармак технологияләре техникумын, кадет мәктәп-интернатын, "Солнышко" һәм "Колосок" балалар бакчасын, "Сувар Б" җәмгыятен билгеләп үтәргә була. Вожи (мөдир Татьяна Омелина), шулай ук Иске Рәҗәп (Гөлсем Нугаева), Өчкүл (Ольга Городчикова), Чәчәкле (Гөлүсә Рәхимова), Ямбакты (Сәһлия Фәйзетдинова) элемтә бүлекләрендә газетага язылу бирелгән планның 50 процент чамасын тәшкил итә. Ә менә Никольск, Антоновка, Екатериновка һәм тагын кайбер бүлекләргә бу эшне активлаштырырга кирәк.
Шәһәр халкының тагын бер кат исенә төшерәбез: "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") газетасына почта бүлегендә дә, редакциянең үзендә дә язылырга була. Редакциядә язылу бераз арзангарак төшә, ләкин газетаны үзегезгә килеп алырга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язылу