Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Без тагын сусыз калырбызмы?

Калинин, Складской, Крайний урамында яшәүчеләр. Без бу үтенеч белән кая мөрәҗәгать итәргә дә белмибез. 2010 елдан алып, безнең микрорайонда су белән бәйле проблемалар барлыкка килде (моңа кадәр алар юк иде). Су безгә элеккеге сельхозтехника территориясендә урнашкан башнядан килә. Предприятие аның эше өчен җавап биргәндә барысы да тәртиптә иде. Аннары аның...

Калинин, Складской, Крайний урамында яшәүчеләр.
Без бу үтенеч белән кая мөрәҗәгать итәргә дә белмибез. 2010 елдан алып, безнең микрорайонда су белән бәйле проблемалар барлыкка килде (моңа кадәр алар юк иде). Су безгә элеккеге сельхозтехника территориясендә урнашкан башнядан килә. Предприятие аның эше өчен җавап биргәндә барысы да тәртиптә иде. Аннары аның хуҗасы алышынды, шуның белән тәртип тә бетте. Ләкин бу безне сусыз калдырырга ярый дигән сүз түгел бит. Җәен бакчаларга күп сипкәнгә күрә су җитми дип акланалар. Ә кышын кая китә икән?
Безнең йортларга су гадәттә кичке сәгать уннарда бирелә, шул чакта тормыш кайный башлый. Кемдер савыт-саба, кер юа, өй җыештыра... Иртәнге алтыда су беткәнгә күрә, запаска җыеп калырга тырышабыз. Ә ял көннәрендә су төн уртасында гына бирелә.
Без бу үтенечебез белән депутатларга да, шәһәр башкарма комитетына да мөрәҗәгать иттек. Төрле чаралар кабул ителсә дә, су белән тәэмин итү вакытлыча гына яхшырып торды. Тиздән җәй җитә, барысының да бакчаларына су сибәргә кирәк. Без тагын куркып торабыз, сусыз нишләрбез? Шәһәр үзәгендә яшәүчеләрне генә түгел, читтәге урамнарда яшәүче халыкны да су белән тәэмин итү турында алдан кайгыртырга ярамыймы икән?
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев