Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бердәм финанслау программасына керергә соң түгел

Күптән түгел кабул ителгән Федераль закон нигезендә "Хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә өстәмә иминиятләштерү взнослары һәм пенсия җыемнарын туплауда дәүләт ярдәме турында"гы законга үзгәрешләр кертелде. Закон нигезендә, өстәмә дәүләт финанслау программасына керү мөмкинлеге агымдагы елның 31 декабренә кадәр озайтылды. Персонификация учеты бүлеге җитәкчесе Татьяна Тумаева аңлатканча, программада катнашып, моңа кадәр взнослар...

Күптән түгел кабул ителгән Федераль закон нигезендә "Хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә өстәмә иминиятләштерү взнослары һәм пенсия җыемнарын туплауда дәүләт ярдәме турында"гы законга үзгәрешләр кертелде. Закон нигезендә, өстәмә дәүләт финанслау программасына керү мөмкинлеге агымдагы елның 31 декабренә кадәр озайтылды.
Персонификация учеты бүлеге җитәкчесе Татьяна Тумаева аңлатканча, программада катнашып, моңа кадәр взнослар түләмәгән кешеләр дә бу чорда беренче взносны түли ала. Шулай итеп, программага 2008 елның 1 октябреннән алып 2014 елның 31 декабренә кадәр кергән һәр кешегә елына кимендә 2 мең сум иминиятләштерү взносы түләгән очракта, дәүләт булачак пенсиягә ирекле взносларны бергә финанслауны тәэмин итә.
Үзгәрешләр түләнгән ирекле взносларны бергәләп финанслауга хокукы булган кешеләргә дә кагылачак. Хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә өстәмә взнослар түләү максатында мәҗбүри пенсия иминиятләштерү хокукына ирекле керү турында гариза биргән көнне ПФР линиясе буенча пенсиянең бер төрен дә алмаучы иминиятләштерелгән затлар да пенсия җыемнарын формалаштыруда дәүләт ярдәмен алырга хокуклы. 1993 елның 12 февралендә кабул ителгән "Хәрби хезмәттә, эчке эшләр бүлеге органнарында хезмәттә, дәүләт янгынга каршы хезмәттә, наркотик һәм психотроп матдәләр әйләнешен контрольдә тоту органнарында, җинаять-башкару учреждениеләре һәм органнарында хезмәт итүче затлар һәм аларның гаиләләрен пенсия белән тәэмин итү турында" РФ Законы буенча пенсия алучылар алар арасына керми.
"Пенсия җыемнары акчасы хисабына түләүләрне финанслау тәртибе турында" Федераль законга да үзгәрешләр кертелгән. Шуңа бәйле рәвештә, 2015 елның 1 гыйнварыннан башлап, биш еллык срок билгеләнә, ул беткәч кеше пенсия җыемнарын бер үк вакытта алу турында мөрәҗәгать итә ала. Биш еллык чор киләсе елның 1 гыйнварына кадәр мондый акчаны алырга бирелгән гаризадан башлап санала.
Пенсия җыемнары акчасы беренче чиратта картлык буенча хезмәт пенсиясен якындагы 3-5 елда ала башлаучыларны һәм инде программада катнашучы пенсионерларны кызыксындыра. Пенсия җыемнарын түли башлаган чордан алып, 2012 елның 1 июленнән башлап, аларның гомуми суммасы 10335 мең сум тәшкил итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев