Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бер күрешү – үзе бер гомер

Кеше гомере аккан су кебек, үтеп киткәне сизелми дә кала. Кыш артыннан яз килә, аннары җәйне түземсезләнеп көтеп аласың, сиздерми генә табигать алтын көзгә керә. Менә шушы алтын көз көнендә Ямбакты авылындагы өлкән яшьтәге апалар, әйтер сүзләрен җепкә тезеп, акрын гына Мәдәният йортына, булачак очрашу кичәсенә ашыктылар. Биредә якты, чиста,...

Кеше гомере аккан су кебек, үтеп киткәне сизелми дә кала. Кыш артыннан яз килә, аннары җәйне түземсезләнеп көтеп аласың, сиздерми генә табигать алтын көзгә керә.
Менә шушы алтын көз көнендә Ямбакты авылындагы өлкән яшьтәге апалар, әйтер сүзләрен җепкә тезеп, акрын гына Мәдәният йортына, булачак очрашу кичәсенә ашыктылар. Биредә якты, чиста, җылы, иркен китаханә бүлмәсендә аларны Хөсәенова Ләйлә һәм Насыйрова Рәмзия җылы каршлады.
Кичәне авылның иң хөрмәтле кешесе Хамматова Һаҗәр апа ачты һәм кунакларга үзенең иң изге теләкләрен җиткерде.
Әйе, аларның әйтер сүзләре, уртаклашыр истәлекләре бик күп иде. Хөрмәтле ветераннарыбызның бала чакларын, яшьлекләрен сугыш урлады. Аларның гыйбрәтле язмышларын китап итеп язарлык. Ачлык-ялангачлык, көчтән килмәслек хезмәт - алар боларның барысын да күргән һәм үз башларыннан кичергән. Апаларыбыз дулкынланып баштан үткәннәре турында сөйләделәр. Аннары Фәйзетдинова Флера апа үзе язган бәетләрне, шигырьләрен укыды.
Китапханә музеен караганда да яшьлек хатирәләре кабат яңарды. Үткән еллардан сакланган чиккән һәм теккән сөлгеләр, кулъяулыклар, ишек чаршауларын һәм күп кенә башка әйберләрне күреп, яшьлекләренә кире кайткандай булдылар. Истәлеккә фотога да төштеләр. Истәлекләр табын янында да дәвам итте.
"Бер күрешү-үзе бер гомер",-дип белми генә әйтмәгәннәр. Алар кабат очрашырга сөйләшеп, кичәдән күтәренке күңел белән таралдылар.
Хөсәенова Сания.
Ямбакты авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев