Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Бөек Җиңү бәйрәме белән!

Спас районы башлыгы Камил Нугаев райондашларын халкыбызның көтеп алган һәм иң изге бәйрәмнәренең берсе - 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән котлады.

Кадерле ветераннар!
Хөрмәтле райондашлар!
Тиздән совет халкының авыр, канкойгыч сугышта җиңеп чыккан олы бәйрәме - Җиңү көнен бәйрәм итәбез, диелә котлауда. Җиңү зур корбаннар биреп яуланды. Бу сугышта 50 миллион кешенең гомере өзелде, шуларның 20 миллионы - сугыш кырыннан кайта алмаган ата-бабаларыбыз, дошман авиациясе бомбалары астында калган, яндырылган меңләгән авылларда һәм шәһәрләрдә, фашистлар тоткынлыгында һәлак булучылар.
Сугыш елларында безнең районнан 13 меңнән артык кеше фронтка китә. Шуларның 7046сы, ягъни һәр икенче кеше сугыш кырында ятып кала. Бу коточкыч саннар. Бездә сугыш хәсрәте кагылмаган бер генә гаилә дә калмады, алар әле бүген дә фронттан килгән фотографияләрне, хатларны, сугышчан бүләкләрне иң кадерле ядъкәр итеп саклыйлар.
Зур батырлык күрсәтүләре өчен сугышта катнашучыларның һәрберсе диярлек орденнар һәм медальләр белән бүләкләнде, биш якташыбызга Советлар Союзы Герое исеме бирелде, өч кеше тулы Дан орденнары кавалерлары булып кайттылар.
Сугыш фронтның алгы сызыгында гына түгел, тылда да барды. Фронтны икмәк белән тәэмин итеп торырга кирәк иде. Көче булган һәркем халык хуҗалыгында - басуларда, заводларда эшләде, безнең районның бик күп кешесе, бигрәк тә хатын-кызлар, оборона корылмалары төзүдә катнаштылар.
Болар барысы да халык күңелендә һәм без хезмәт батырлыклары өчен ветераннарыбызга олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Хәзерге вакытта ветераннарыбыз өчен күп нәрсәләр эшләнә: аларның тормыш шартларын җиңеләйтү өчен фатирлар бирелә, федераль, республика, район күләмендә төрле программалар эшли, аларның барысының да максаты бер - ветераннар турында кайгырту. Мәсәлән, "Безнең кадерле ветераннар" дигән республика социаль-гуманитар проекты эшли, волонтерлык, тимурчылар хәрәкәте җәелгән һәм күп кенә башкалар.
Ватаныбыз азатлыгы өчен сугыш кырларында гомерләрен аямыйча сугышучыларның батырлыгы мәңге онытылырга тиеш түгел. Ни кызганыч, хәзерге вакытта тарихи фактларны бозып, Җиңү яулаган халкыбызның керткән өлешен бозып күрсәтүчеләр бар. Украинадагы хәл - моның ачык мисалы. Бу илдә фашистлар идеологиясен алга сөрүче кара милләтчеләр властька ыргыла. Моңа катгый каршы торырга кирәк. Тыныч хезмәт, бәхетле киләчәк өчен тынычлык һәм иминлек кирәк, диелә котлауда.
Хөрмәтле ветераннар! Сезгә барысы өчен дә зур рәхмәт! Барыгызга да нык сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез, якыннарыгызның хөрмәтен тоеп, озак яшәргә язсын.
Дөньялар тыныч булсын, бәхетле, имин яшәгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев